Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Әлки район музее балалар өчен Россия Дәүләт флагына багышланган чара үткәрде

Россия Дәүләт флагының тарихы, ил халкы тормышындагы роле нинди – С.Лисенков исемендәге музейда үткәрелгән чарада балалар бу хакта бик күп мәгълүмат белделәр.

 

22 августта билгеләнүче Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне уңаеннан район китапханәсе белән берлектә оештырылган әлеге кичәгә “Яшь имәннәр” лагеренда ял итүче балалар чакырылды. Өч төстәге Россия флагы  беренче тапкыр рәсми рәвештә 1991 елның 22 августында Мәскәүдә РФ Дәүләт Думасы бинасы өстенә беркетелә. Ак, зәңгәр һәм кызыл төсләрдәге тигез горизонталь полосалардан торган флаг –“дәүләт триколоры”– герб һәм гимн белән беррәттән илебезнең рәсми дәүләт символы.

Балалар арасында Россия флагы тарихына багышланган викторина да үткәрелде. Шулай ук музей буйлап экскурсия оештырдылар. Иң актив укучыларга бүләкләр бирделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев