Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки район музеенда кооперация юбилеен билгеләп үткәннәр

Районның туган якны өйрәнү музеенда Татарстан кулланучылар кооперациясе оешуга 100 ел тулуны билгеләп үткәннәр.

Бу вакыйгага алдан ук әзерләнеп, кызыклы экспозиция ясаганнар: район кулланучылар кооперациясендә төрле елларда эшләгән җитәкчеләр һәм хезмәткәрләрнең фотрәсемнәрен тапканнар, экспозицияне экскурсия маршрутына кертеп, музейга килүчеләргә тәкъдим иткәннәр. Әлеге документлар сәүдәчелек традицияләре бай булган Базарлы Матак тарихын тагын да тулыландырып җибәргән.

Музейда юбилейга багышлап очрашулар да үткәргәннәр: шушы тармакта эшләп киткән Марат Мәрдегалләмов, Кадыйр Зиннәтуллин, райпо кибетчеләре гимназия укучыларына кулланучылар җәмгыяте турында кызыклы итеп сөйләделәр, фоторәсемнәр, документлар калдырдылар.

Якшәмбе көнне музейда тагын бер очрашу булды: Әлки кулланучылар кооперациясен төрле елларда җитәкләнән Петр Шуваловны, Кадыйр Зиннәтуллинны, Галина Рубцованы, икмәк комбинаты директоры булган Фаиз Шакировны, шофер булып эшләгән Сәетгали Гайнетдиновны кунакка чакырдылар. Аларны юбилей уңаеннан район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Юсупов һәм аның урынбасары Мария Платонова тәбрикләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев