Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки район прокуратурасы закон бозып эшләүче ломбардны ачыклаган

Район прокуратурасы "КарСар" җәмгыятенең эшчәнлегендә куллану кредиты һәм ломбардлар турында закончалыкның ничек үтәлүен тикшерде. Тикшерү барышында әлеге җәмгыятьнең комиссия кибете сыйфатында эшләве ачыкланды. Җәмгыять кредитлы булмаган финанс оешмасы статусына ия түгел, әмма, шуңа карамастан, заемнар бирү белән шөгыльләнгән. Бу исә "Куллану кредиты (займ) турында" федераль законның 4 нче статьясын бозу...

Район прокуратурасы "КарСар" җәмгыятенең эшчәнлегендә куллану кредиты һәм ломбардлар турында закончалыкның ничек үтәлүен тикшерде.

Тикшерү барышында әлеге җәмгыятьнең комиссия кибете сыйфатында эшләве ачыкланды. Җәмгыять кредитлы булмаган финанс оешмасы статусына ия түгел, әмма, шуңа карамастан, заемнар бирү белән шөгыльләнгән. Бу исә "Куллану кредиты (займ) турында" федераль законның 4 нче статьясын бозу дигән сүз.

Тикшерү нәтиҗәләренә таянып "КарСар" җәмгыяте директорына карата административ эш ачылды, аны карап тикшергәннән соң суд директорга 20 мең сум күләмендә штраф салды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев