Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки район советы утырышында узган елгы социаль-икътисадый үсеш йомгаклары каралды

11 февральдә муниципаль район советының чираттагы утырышы булды. Анда районның 2019 елгы социаль-икътисадый үсеш йомгаклары һәм 2020 елга бурычлар турында мәсьәлә каралды.

Утырыш эшендә Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, Татарстан Дәүләт Советы депутатлары Александр Чубаров, Фоат Вәлиев, Алсу Нәбиева, Альберт Мөхәммәтшин, Табигать байлыкларыннан файдалану тармагында күзәтчелек буенча федераль хезмәт идарәсе җитәкчесе Фәрит Хәйретдинов, Татарстан икътисад министры урынбасары Айрат Шәмсиев, Татарстан Президенты Аппаратының, Татарстан Дәүләт Советының, министрлыклар һәм ведомстволарның җаваплы хезмәткәрләре катнашты.

Ел йомгакларына багышланган утырыш  алдыннан депутатлар һәм кунаклар район мәдәният йорты фойесында урнаштырылган күргәзмәләр белән таныштылар. Биредә район хуҗалыкларында, аерым алганда “Хузангай”, “Кызыл Шәрык-Агро” ,“Яшь көч” җәмгыятьләрендә, фермерларда җитештерелгән авыл хуҗалыгы продукциясе, балаларның кул эшләнмәләре, шулай ук Лисенков исемендәге төбәк тарихы музее экспонатлары урын алган иде. Мәдәният йорты каршында куелган, авыл “кулибиннары” тарафыннан ясалган техниканы да  һәркем зур игътибар белән карады. Иске Тахталы, Иске Матак, Югары Әлморза, Югары Колчурино авылларында яшәүче осталар ясаган бәләкәй тракторлар, кар чистарту, җир сукалау, бәрәңге төбенә өю җайланмалары кызыксыну уятырлык иде шул.

 

Һәр тармакта үсеш күзәтелә

Утырыш узган атнада фаҗигале төстә һәлак булган якташыбыз, Россия Дәүләт Думасы депутаты, иганәче Айрат Хәйруллинны бер минут тынлык белән искә алудан башланды.

Аннан район башлыгы Александр Никошин “Районның 2019 елда социаль-икътисадый үсеш йомгаклары һәм 2020 елга бурычлар турында” доклад белән чыкты.

Чыгыштан күренгәнчә, тулаем территориаль продукт күләме буенча

 районда үсеш тенденциясе  күзәтелә. Узган ел ул 6 миллиард  сумлык булган, райондагы һәр кешегә исәпләгәндә – 328 мең сум дигән сүз. Районыбызның нигезен авыл хуҗалыгы тәшкил итә. Былтыр 117 мең тоннадан артык ашлык җыеп алынган, һәр гектардан уртача уңыш 31,1 центнер. Терлекчеләр ел дәвамында 62 мең 841 тонна сөт, 4941 тонна ит җитештергән. Районда 45 крестьян-фермер хуҗалыгы эшли, аларның 28 е гаилә фермалары.

2019 елда районыбыз объектлар төзү һәм капиталь ремонтлау буенча 22 федераль һәм республика программасында катнашкан, 7 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылган. Базарлы Матак–Болгар автомобиль юлы ремонтланган, Чиябаш–Мулланур Вахитов, Иске Матак–Абдул Салман юллары реконструкцияләнгән. Базарлы Матакта, Түбән Әлкидә урам юллары норматив хәлгә китерелгән. Су белән тәэмин итү дә яхшыра бара. Иске суүткәргечләр алыштырыла, скважиналар куела.

“Әлки районына да республикадагы һәм тулаем Россиядәге демография үзенчәлекләре хас. Бездә бүген 18 мең 863 кеше исәпләнә. 2019 елда туучылар саны берникадәр артты – 190 бала теркәлде, 262 кеше вафат булды”,–диде район башлыгы.

Фикер алышуларда Иске Алпар авыл җирлеге башлыгы Ринас Сәлахов һәм “Әлки” җитештерү кооперативы рәисе Агыйдел Турнина чыгыш ясадылар. Ринас Сәлахов узган ел җирлектә терлекләр санының кимүенә юл куелмавын билгеләп үтте. Биредә биш гаилә фермасы һәм биш мини-ферма бар. 39 йортлы Татар Мулла авылында гына да дүрт гаилә фермасы һәм ике мини-ферма уңышлы эшләп килә. Авылны төзекләндерү, социаль объектлар сафка бастыруда республика программалары киң файдаланыла. Ринас Сәлахов авыл халкының тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән әлеге программалар өчен республика җитәкчелегенә һәм Президент Рөстәм Миңнехановка барлык алпарлылар исеменнән рәхмәт җиткерде.

“Әлки” җитештерү кооперативы җитәкчесе чыгышыннан күренгәнчә, Карга авылында эшләүче әлеге коллектив халыктан ит, тире чималы, йон һәм яшелчәләр сатып алу белән ныклап торып шөгыльләнә. Биредә хәзерләүләр пункты эшли, анда җитештерелгән ит ярымфабрикатларына сорау зур. Узган ел азагында терлек чалу пункты ачканнар, теплицалар төзеп, яшел тәмләткечләр  үстереп сатарга ниятлиләр. Кооперативта хәзер 54 кеше эшли. “Без халыкка хезмәт күрсәтүне төп бурычларыбызның берсе саныйбыз. Көн саен автолавкалар белән ерак авылларга икмәк, иң кирәкле товарлар  илтәбез”,–ди Агыйдел Турнина.

 

Утырышта Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Юрий Камалтынов  чыгыш ясады. Ул депутатларны һәм чарада катнашучыларны республикадагы социаль-икътисадый вәзгыять белән таныштырып үтте. Татарстан бүген Россиядә лидер төбәкләрнең берсе санала. Ул тулаем төбәк продукты (ВРП) күләме буенча илдә – җиденче, авыл хуҗалыгы һәм төзелеш буенча – дүртенче, сәнәгать җитештерүе, инвестицияләр һәм торак төзелеше  буенча бишенче урынны били.

Шәһәр һәм районнар  үсешендәге күп мәсьәләләр республика программалары кысаларында хәл ителә. Узган ел шундый 40 программа эшләде. Быел исә аларның саны 50 гә җитте.

Республика уңышларында сезнең, әлкилеләрнең  дә лаеклы өлеше бар, районда барлык тармакларда да үсеш күзәтелә, ди Юрий Камалтынов.

 

Шул ук вакытта ул районда әле файдаланылмаган байтак резервлар булуына, аларны эшкә җигү зарурлыгына басым ясады. “Әлки районы бүген республика рейтингында 23 нче урында. Бу ныклы, әйбәт күрсәткеч. Әмма сездә, югары технологияле сөт җитештерү комплекслары була торып, һәр сыердан савып алынган продукция күләме  уртача республика күрсәткеченнән түбәнрәк. Бу мәсьәләдә эшне яхшыртырга кирәк.

ФОТОРЕПОРТАЖ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев