Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки район суды кеше машинасын пычратып яраксыз хәлгә китергән ирдән  113 мең сум матди зыянны түләтте

​​​​​​​Үзара аңлашып яши белмәү, үчләшү нинди генә аяныч нәтиҗәләргә китерми.

  Районның бер авылында яшәүче 60 яшьләр тирәсендәге ир әнә үч алу нияте белән авылдашының автомобиль салонына бер чиләк бәдрәф шакшысы түгә.

 

Бу ике ир арасындагы ызгыш һәм үзара каршылык 7-8 елдан бирле бара икән инде. Шушы вакыт эчендә берсе дә, күрәсең, конфликтны хәл итүгә, килешүгә таба адым ясамаган.

Быел май аенда боларның берсе ачу алуның бик сәер ысулын таба – ул көндәше автомобиленең йөртүче һәм алдагы пассажир утыргычларына бер чиләк кеше нәҗесе китереп сала.

Эштән чыккан машинаның хуҗасы  судка мөрәҗәгать итә. Районның 1 нче суд участогы җәмәгать судьясы тәртипсез ирне чит милеккә зыян салган өчен җинаять җаваплылыгына тарта.

Әлеге бәндәнең җинаятьчел гамәлләре аркасында машина иясе шактый зур матди зыян күрә. Һәм ул үзенең хокукларын яклауны сорап район судына мөрәҗәгать итте.

Суд аның таләпләрен нигезле дип тапты һәм җинаять кылучыдан китерелгән зыянны түләтергә дигән карар чыгарды. Кеше машинасына шакшы түгү үчле бәндәгә кыйммәткә төште – китергән зыянын каплар өчен аңа 113,700 мең сумын чыгарып салырга туры киләчәк.

Лилия Шәфикова,

судья ярдәмчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев