Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки район суды мошенниклыкта гаепләнүче ирне хөкем итте

Кырыкалдарлык гамәле өчен суд эскәмиясенә утырган Базарлы Матак кешесе закон нигезендә тиешле җәзасын алды.

Эш болай була. Автомәктәптә укымыйча гына транспорт йөртүче таныклыгы алырга теләгән берәү Базарлы Матакта яшәүче танышына мөрәҗәгать итә. Янәсе акчалата бүләк бәрабәренә “права” алып бирә алмасмы. Тегесе ярдәм итәргә ышандыра. Имештер, аның автомәктәптә һәм ЮХИДИ органнарында таныш-белешләре бар, алар аша кирәкле документны алырга булышачак. Әмма ул күрәләтә алдый, чөнки чынлыкта бернинди танышлары булмый. Укымыйча гына транспорт йөртү таныклыгы алып бирү өчен ул 22мең сум акча сорап ала. Җиңел генә “права”лы булырга теләгән ир исә бу акчаны шунда ук түли дә.

Тегесе (бүген хөкем ителүче) тагын 45 мең сум акча күчерүне сорый. Әлеге сумма да аның банк картасына “килеп урнаша”. Кырыкалдар бу акчаларны да үз кирәгенә тота, шул рәвешле, вәгъдә биргән кешесенә 67 мең сум  матди зыян китерә.

Хөкем ителүче суд утырышында үзенең гаебен тулысынча таныды, кылганына үкенүен белдерде.

Әлеге эшне һәрьяклап карап, суд хөкем ителүчене РФ Җинаять кодексының 159 маддәсе 2нче бүлегендә каралган җинаять кылуда – мошенниклыкта, ягъни алдау юлы белән чит милекне урлауда, кешегә шактый күләмдә зыян салуда – гаепле дип тапты. Гаепләнүче бер ел алты ай сынау срогы белән бер ел алты айга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм ителде.

Лилия Шәфикова, судья ярдәмчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев