Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки район ЗАГСында бүген язылышкан пар үзенчәлекле киемнәре белән игътибарны җәлеп итте

Базарлы Матактагы Никахлашу залында бүген Николай Тарынчев һәм Лилия Хәлиуллина язылыштылар.

Үргәгар егете Николайның да, Әхмәт авылы кызы Лилиянең дә бу икенче никахлары. Алар район үзәгендә яшиләр.

Яшьләр үзенчәлекле киемнәре белән игътибарны җәлеп итте. Алар икесе дә джинс чалбардан, футболкадан. Лилиянең ак бөркәнчек-фатасы исә бүген бу пар өчен бик истәлекле көн булуын искәртеп тора.

–Без икебез дә бер мәртәбә бәйрәмчә туй киемнәреннән өйләнештек-кияүгә чыктык инде. Шуңа бүген ЗАГСка джинсыдан килергә булдык,–диләр алар.

Район ЗАГС бүлеге җитәкчесе Энҗе Хәлиуллина яшьләрнең никахын законлы төстә теркәде, аларга тигез мәхәббәт, бәхет, сөенечле имин гаилә тормышы теләде.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев