Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки район үзәгендә күпфатирлы йортларда яшәүчеләрнең комуналь түләүләре буенча бурычлары берничә йөз мең сумга җиткән

Башкалар хисабына яшәүчеләр дә бар “Базарлы Матак” идарәче компания район үзәгендәге 15 күпфатирлы йортның эш-мәшәкатьләрен җайга сала. Ансат түгел бу, чөнки шул өйләрдәге 198 фатирда 335 кеше яши бит. Һәм аларның һәрберсе белән уртак тел табарга, төрле проблемаларны бергәләп хәл итәргә кирәк бит.

Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк: авылдагы күпфатирлы йортлар башлыча моннан күп еллар элек, әле совет чорында ук төзелгән. Билгеле, аларда яшәүчеләрнең көнкүреш шартларын замана таләпләренә туры китерү ансат түгел. Әмма республика программалары, район бюджеты средстволары хисабына төзекләндерү, төрле уңайлыклар тудыру буенча шактый эш башкарылды.

–Күпфатирлы йортларда ел саен нәрсә булса да төзәтелә, яңартыла. Быел да шактый эш планлаштырабыз. Әйтик май-август айларында биналарның фасад өлешендәге газ торбалары буялачак. Керү ишекләрен ремонтлау, буяу каралган. Шулай ук подъездларны, цоколь өлешен штукатуркалап, буяуларын яңартырга уйлыйбыз. Моны ремонт таләп ителгән өйләрдә эшләргә җыенабыз. Кайбер подъездларда керамик плитәләр начар хәлдә, аларны да алыштырачакбыз. Салкын су системасын ремонтларга, исәпләү приборларын алыштырырга кирәк,–дип санап китә алдагы җәйдә нәрсә эшләячәкләрен идарәче компания җитәкчесе Румия Латфуллина. Бу эшләрне башкару өчен материалларны,  исәпләү приборларын йортның уртак чыгымнарына тәгаенләнгән акчаларны тотачаклар икән. Шуның өстенә Петухов урамындагы 27 нче йортка капиталь ремонт ясалачак. Моны май аенда ук планлаштырыла.

Барысы да җайга салына кебек. Әмма идарәче компания җитәкчесе күп еллардан бирле хәл ителмәгән проблеманы да яшерми. Ул да булса, кайбер фатирлар хуҗаларына коммуналь хезмәтләр өчен тиешле акчаны озак вакытлар түләми килүләре. Румия ханым мондый мисаллар китерә: Төзүчеләр урамындагы 17 нче йортта яшәүчеләрнең гомуми бурычы 59 мең сум, Ленин урамындагы 11 нче йорт буенча 50 мең сум, Тынычлык урамындагы 5 нче йорт буенча 41 мең сум тәшкил итә. Өч йортка 150 мең сум дигән сүз бит бу!

–Шул ук вакытта  коммуналь хезмәтләр өчен даими түләүче намуслы кешеләр дә күп. Әйтик, Тынычлык һәм Совет урамнарындагы 3 нче йортлар, Җәлил урамындагы 23 нче һәм Петухов урамындагы  28 нче йортлар буенча бернинди дә бурычлар юк,–ди идарәче компания директоры.

Аның әйтүенчә, күпфатирлы йортларга кагылган тагын бер мәсьәлә – электр энергиясе өчен бөтен өйгә исәпләнгән түләүләр. Алар буенча ай саен 7-8 мең сум бурыч туплана, идарәче компания әлеге сумманы башка максатларга тәгаенләнгән средстволардан алып түләргә мәҗбүр була.

–Әгәр һәр өй буенча билгеләнгән җаваплы кешеләр айның 25 нче числосында фатирларга кереп счетчик күрсәткечен язып алсалар, әлеге бурычлар барлыкка килмәс иде. Чөнки шул ук көнне электр челтәрләре контролерлары бөтен йорт чыгымнарын исәпләүче прибор күрсәткечләрен теркиләр. Авыр эш тә түгел үзе, әмма кайбер фатир хуҗалары күрсәткеч алучыга ишек ачмыйлар яисә дөрес булмаган мәгълүмат бирәләр. Алай гына түгел, йорт буенча җаваплыларга тупас сүзләр әйтүдән, янаудан да тайчанмыйлар. Ә бит йорт буенча “өлкәннәребез” барыбыз өчен дә кирәкле эш эшлиләр һәм моны бушлай башкаралар. Без аларга рәхмәт кенә әйтергә тиеш! Шул ук вакытта коммуналь хезмәтләр өчен түләмәүчеләр көнкүреш уңайлыкларыннан башкалар хисабына файдаланып яши,–дип борчылуын яшермичә сөйли Румия Латфуллина.

Коммуналь хезмәтләр өчен вакытында акчасын түләмәүчеләр идарәче компания өчен генә баш бәласе түгел. Бу мәсьәлә район башкарма комитеты контролендә, ә “явыз” бурычлылырның эшен район суды карый, приставлар тиешле чара кулланып, тиешлене кемнең хезмәт хакыннан, кемнең пенсиясеннән түләттерә. Шулай ук проблема ахырынча хәл ителми әле. Күрәсең, кайберәүләргә карата кырысрак чаралар кулланырга кирәктер...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев