Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки район үзәгендә яңа су башнясы булачак

Быел җәй Базарлы Матак авылының Филиппов урамында яңа су башнясы куелачак.

Филиппов урамында скважина бораулап, су башнясы куелачак. Бу Көнбатыш, Тимирязев, Дубравная һәм Филиппов урамнарын өзлексез су белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк. Бу хакта безгә район башкарма комитетының инфраструктура үсеше бүлеге начальнигы Әсхәт Гарипов хәбәр итте.

– Хәзерге вакытта проект эшләре тәмамланып килә. Якын арада скважина бораулау һәм су башнясы урнаштыру эшләре башланачак, - дип хәбәр итте ул.

Эссе җәйге көннәрдә су булмау авырлыгы авылның бу өлешендә яшәүчеләрне бик борчый. Халык мөрәҗәгатьләре буенча су башнясына куәтлерәк насос куелды. Хәзер су белән өзеклекләр бик сирәк була. Яңа башня инде әлеге урамнарда яшәүчеләрне су белән тулысынча тәэмин итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев