Әлки район үзәгендәге чик сакчыларына һәйкәл янында тантаналы минтинг булды
Ватан алдында хәрби бурычын чик гаскәрләре сафларында үтәгән ир-егетләр 28 май – Пограничниклар көнен билгеләп үттеләр.
Бүгенге көндә район хәрби комиссариатында 241 элеккеге чик сакчысы исәптә тора, аларның 12 се – “әфганчылар”, икесе сугышчан бүләкләргә ия.
–Туган ягыбыз чикләрен саклаган ир-егетләр, сезне шушы якты бәйрәм белән котлыйм. Соңгы елларда чик гаскәрләренә чакырылыш буенча хезмәткә алмыйлар инде, чөнки ил чикләрен хәзер махсус гаскәрләр саклый. Ә бит без хезмәт иткән елларда бу намус эше дә, югары дәрәжә дип тә санала иде. Сезне хезмәттәшләрем дип атап, шуны әйтәсем килә: мәктәпләргә барып укучылар белән очрашырга, аларга ничек хезмәт итүегез хакында сөйләргә кирәк. Әлерәк кенә без тагын бер Бөек Ватан сугышы ветеранын җирләдек... Соңгы ветераныбыз калды... Сез Әфганстанда, Чечен Республикасында сугышчан юл узган, илебез чикләрен саклаган райондашлар, яшь буынга, балаларыбызга патриотик тәрбия бирүдә катнашсагыз иде. Чөнки бик мөһим эш бу,–диде ул.
Митингта катнашучыларны бәйрәм белән армия хезмәтен 1980-1982 елларда СССР-Кытай чигендә узган Фикрат Әхмәтшин котлады. “От Афгана до Чечни” ансамбле чик сакчыларына багышланган җырлар яңгыраттылар. Район мәдәният йорты методисты Эльвира Зыятдинова митингны эчтәлекле итеп алып барды.
Аннары митингта катнашучылар һәлак булган хезмәттәшләрен бер минут тынлык белән искә алдылар, һәйкәл итәгенә кызыл кәнәфер чәчәкләре куйдылар.
Рөстәм Шәфиев, Яңа Чаллы:
–Мин бик күптән хезмәт иттем чик буенда, 1973-75 еллар иде. Ерак Көнчыгышта, Биробиджандагы частьтә узды төп хезмәтем. Күзәтү пунктыбыз Амур ярында, теге якта кытайлар... Чик бозулар булгалады – кайчак балыкчылары безнең якка чыга, кайчак баржалары ычкынып китә... Без һәрчак уяу, һәр вакыйга буенча тиешле чарасын күрә идек. Тырышып хезмәт иттек, хәрби антыбызга тугры булдык.
Андрей Романов, Юхмачы:
–Мин дә Амур буенда, Сковородинода шофер булып хезмәт иттем, Сосновый бор дигән чик буе заставасы иде. Куркыныч турында хәбәр ишетүгә, махсус төркемне утыртып, юлга чыга идем. Кайчак бер төндә 2-3 әр тапкыр кабызырга туры килә иде машинаны. Бервакыт Кытай яныннан безнең суларга хәрби кораб чыкты. Тизрәк коралланып, бөтен нәрсәгә әзер булып тордык.
Бик күп дуслар таптым армиядә. Ике ел гына хезмәт иттек, шуннан бирле 36 ел бер-беребезне югалтмыйча, дус булып яшибез. Без хезмәт иткән чорда Әфганстанда хәрби хәрәкәтләр әле дәвам итә иде. Язгы-көзге чакырылыш җитүгә шунда җибәрүләрен сорап рапорт яза идек. Командирларыбыз шуннан кайткан офицерлар, Әфганстандагы сугыш турында сөйлиләр. Безнең дә алар кебек буласы, батырлык эшлисе килә иде. Ватанны саклау – мактаулы бурыч ул. Хәзер минем берничә укучым Украинада махсус операциядә катнаша. Горурланам үзләре белән, чөнки алар бит мәктәптәге “Йолдыз” хәрби-патриотик клуб тәрбиясе алган егетләр.
Ильяс Галәветдинов, Базарлы Матак:
–Армиягә алынгач, башта самолет белән бөтен СССР өстеннән очып, Хабаровск шәһәренә төштек. Аннан поезд белән Биробиджанга, аннары җәяүләп Кирга дигән өйрәнүләр үзәгенә барып җиттек. Илебезнең чиксез зурлыгын шунда аңладым. Өч ай өйрәнүләрдән соң кемне Әфганга алдылар. Әлкидән Риназ Зарипов, Йолдыз егете Павлов, Үргәгардан Фәргать Камалов, Иске Чаллыдан Рәис Кәлимуллин сугышка барып керделәр. Ә без илебез чикләрен эчке яктан сакладык. 1984-86 елларда шулай итеп 2495 нче хәрби частьтә хәрби бурычымны үтәп, мин дә туган илебезнең иминлеген сакладым.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев