Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки район үзәк хастаханәсе базасында 19 мартта “Донор көне” үткәрелә

19 мартта район үзәк хастаханәсе поликлиникасы базасында “Донор көне” үткәрелә.

Теләге булган һәркем кан тапшыру пунктына чакырыла. Оешмалар җитәкчеләре үз хезмәткәрләрен, җирлек башлыклары авылда яшәүчеләрне кан тапшырырга алып килүне оештырсыннар иде. Кан бирү 8.30 дан 13.00 гә кадәр дәвам итә.

18 яшьтән башлап һәр сәламәт кеше донор була ала. Кан тапшырырга 48 сәгать кала алкоголь, шулай ук әче, тозлы һәм майлы ризыклар куллану тыела. Ач карынга да килергә ярамый, иртән җиңелчә ашап алырга кирәк. Үзең белән паспортың булу зарар.

Дәвалау чарасы буларак канны берни белән дә алыштырып булмый. Каныгызны тапшырып, сез кемнеңдер гомерен саклап каласыз.

Донор көне”ндә актив катнашыйк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев