Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки район үзәк хастаханәсендә 2021 елга нәтиҗә ясадылар

Район үзәк хастаханәсендә 2021 ел нәтиҗәләренә багышлап медсовет утырышы үткәрделәр. Аның эшендә район башлыгы урынбасары Рәшит Билалов катнашты.

Сәламәтлек саклау учреждениеләренең пандемия шартларында ничек эшләүләре, бу өлкәдә федераль һәм республика проектларының үтәлеше турында баш табиб Светлана Одушкина сөйләде. Аңлашыла ки, медицина хезмәткәрләре эшчәнлегенең төп юнәлешен коронавируска һәм аның нәтиҗәләренә каршы көрәш тәшкил иткән. 
–Пандемия башланганнан бирле ковид белән авыруның 1474 очрагы теркәлде, 1429 кеше сәламәтләнде, 45 кеше үлде. Соңгыларының 96 проценты вакциналанмаган иде. Россия Хөкүмәте карары белән коронавируслы авырулар дарулар белән бушлай тәэмин ителә. Узган елда 735 авыруга 2,27 миллион сумлык дару бирелгән (1347 рецепт). Шулай да хәзергә кадәр ковидны булдырмауның бердәнбер юлы – прививка ясату,–дип ассызыклады Светлана Одушкина. 
“Татарстанда сәламәтлек саклауны модернизацияләү” программасы буенча район сәламәтлек саклау учреждениеләренең инфраструктурасын яхшыртуга кагылышлы масштаблы эш башкарылган. Программаны гамәлгә ашырып, районда 16 модульле ФАП куллануга тапшырылган. 2021 елда шундый пункт Каракүлдә төзелгән. Ә быел яңа модульле пунктны Татар Борнаенда төзү, шулай ук район хастаханәсенең хирургия бүлегенә капиталь ремонт ясау планлаштырыла. 
Узган елда Базарлы Матак район үзәк хастаханәсе башлангыч звено учреждениеләре өчен 9 автомашина алган. 
Әмма халык сәламәтлеген саклау юнәлешендә иң мөһиме – кадрлар мәсьәләсе. Узган елда “Земство докторы” программасы буенча безгә педиатр һәм травматолог-ортопед килгән. Әлеге программа кысаларында 9 елда районга эшкә 24 табиб урнашкан. Быел безнең хастаханәдә ниһаять табиб-эндокринолог эшли башлаячак икән. Шул ук вакытта участок терапевтлары, гомумпрактика табиблары, йогышлы авырулар табибы, фельдшерлар җитәрлек түгел әле. 
Соңгы елларда район халкының картаюы үзен нык сиздерә. 2021 елда эшкә сәләтлелек яшеннән узган кешеләр саны 27,6 процентка арткан. Шунысы сөендерә: 2020 ел белән чагыштырганда, узган елда бездә 10,5 процентка күбрәк бала туган – аларның саны 180 гә җиткән.
Үлемгә китергән авыруларга килгәндә, беренче урында йөрәк-кан тамырлары чирләре (21 процент), икенче урынны 13 процентлы күрсәткеч белән коронавирус алган. Өченче урында сулыш органнары авырулары. Моның өстенә ашкайнату системасы авыруларыннан үлүчеләр дә арткан. Нәтиҗәләр ясап, район башлыгы урынбасары Рәшит Билалов үзәк хастаханә эшен яхшы дип бәяләде, медицина хезмәткәрләренә рәхмәт белдерде, иң осталарына ведомство бүләкләре һәм район җитәкчелегенең Рәхмәт хатларын тапшырды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев