Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки район үзәк хастаханәсендә “Ак халатлы фәрештәләр” фестивале булып узды

Район үзәк хастаханәсендә “Ак халатлы фәрештәләр” фестивале булып узды.

“Сәламәтлек саклау” милли проекты кысаларында үткәрелүче әлеге чарада мәктәп укучыларын табиб профессиясе белән таныштыралар. Мондый фестиваль республика күләмендә сигезенче ел рәттән үткәрелә.

Шимбә көнне, 1 февральдә, өлкән сыйныфлар укучыларын район үзәк хастаханәсенә чакырдылар. Биредә мәктәп балалары алдында табиблар, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ленар Әһлиуллин чыгыш ясады. “Табиб профессиясе бик кирәкле һәм бик җаваплы. Күбегез мәктәпне тәмамлагач медицина белгечлеген сайлар һәм белем алып үзебезнең районга кайтыр дип өметләнәбез”,–диде Л. Әһлиуллин.

Укучыларга шулай ук врач, шәфкать туташы профессияләренә кайда укырга мөмкин булуы, яшь белгечләргә ярдәм чаралары турында сөйләделәр.

Аннан соң баш табиб урынбасары Игорь Леонтьев укучылар өчен поликлиникада һәм кабул итү, “Ашыгыч ярдәм” бүлекләрендә экскурсия үткәрде, иң заманча җиһазландырылган яңа реамобильне күрсәтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев