Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районда Республика көнен тантаналы төстә билгеләп үттеләр

30 августта районда Республика көнен тантаналы төстә билгеләп үттеләр. Шушы көнне 1990 елда республиканың Югары Советы Татарстан АССРның дәүләт суверенитеты турында декларация кабул итте. 

Бәйрәмнең төп вакыйгалары Базарлы Матактагы Үзәк паркта үтте. Биредә балалар иҗаты йорты педагоглары малайлар-кызлар өчен осталык дәресләре уздырдылар.

ФОТОРЕПОРТАЖ

Районның мәдәният хезмәткәрләре тырышлыгы да мактауга лаек. Алар теләге булган кешеләргә милли костюмнар иҗат итүдә осталыкларын сынап карарга тәкъдим иттеләр, милли ризыклар белән сыйладылар, биергә чакырдылар. Алена Миндрюкова һәм Татьяна Ишмулкина үз тирәләренә чуаш хатын-кызларының баш киеме тухьяны чигү серләренә төшенергә теләүчеләрне тупладылар. Сөембикә Хәмитова исә татар калфагын тегү осталыгы белән уртаклашты. Ханым алтын куллы оста икән. Үзе чиккән матур калфакларның берсен ул бәйрәм кунагына – республиканың Дәүләт Советы депутаты Алсу Нәбиевага бүләк итте. Зәңгәр төстәге калфак Алсу Рөстәм кызының күңеленә хуш килде бугай, ул аны ничек киеп алды, шуның белән бәйрәмнең буеннан-буена салмады да. 
Кунагыбызны район башлыгы Александр Никошин озатып йөрде. Ул ачык һавада җәелдерелгән “Заманнарның үлесмез элемтәсе” дип аталган музей экспозициясенә югары бәя бирде. Күргәзмәгә борынгы һәм совет чоры көнкүреш әйберләре, “Китап битләрен актарганда” дип аталган бүлек куелган иде.  “Әлки җирендә шундый җиләк-җимеш һәм яшелчәләр үсә” дигән күргәзмә дә бик урынлы булды. Россия кооператив институты ректоры Алсу Нәбиева якташларының бәйрәмгә яхшы әзерләнүләрен әйтеп үтте. 
Сәхнәдән чыгыш ясап, район җитәкчесе әлкилеләрнең дәүләт бәйрәменә авыл хуҗалыгында зур хезмәт уңышлары, район икътисады һәм инфраструктура үсешендә казанышлар белән килүен билгеләп үтте. Александр Федорович район халкын, авыл эшчәннәрен туган ягыбыз, Татарстаныбыз иминлеге хакына тырышып эшләгәннәре өчен мактады, һәркемгә рәхмәт әйтте. 
Үз чыгышында  Әлки якташлык җәмгыяте җитәкчесе Алсу Нәбиева районда яшәүчеләрне бәйрәм белән котлады, иминлек теләде. Ул шулай ук Республика көне алдыннан “Татарстанның муниципаль берәмлекләр советы” Ассоциациясендә республиканың иң яхшы якташлык җәмгыятьләре данлануын хәбәр итте. Безнең район якташлык җәмгыяте шушы дәрәҗәле бәйгедә беренче урынга лаек булган икән бит!
Әлеге яңалыкны җыелган халык шатланып кабул итте. Зур бәйрәм бүләге булды бу безнең өчен. Район башлыгы исә үз чиратында Алсу Нәбиевага “Районның мәртәбәле гражданины” исеме бирелү турында таныклык тапшырды. 
Алсу Рөстәм кызы үзенә Әлки районының иң югары бүләген биргәннәре өчен рәхмәт әйтте һәм алга таба да туган ягы үсешенә, аны республикада танытуга күп көч куясына ышандырды. Аннары чиксез илебезнең төрле почмакларында яшәүче якташлар исеменнән Базарлы Матак мәктәбенең беренче сыйныфына укырга керәчәк 49 балага уку кирәк-яраклары салынган букчалар бүләк итте. Тантаналы шартларда эш-хезмәтләре белән макталган әлкилеләргә дәүләт бүләкләре тапшырылды, район үзәген төзекләндерүгә өлеш керткән оешма һәм учреждениеләр билгеләп үтелде.  Яшелчә, җиләк-җимеш һәм чәчәкләрдән төзелгән иң матур композицияләр конкурсына да нәтиҗә ясалды. Фудфлористика (әлеге осталык шулай дип атала икән) бәйгесендә Юхмачы мәктәбе укучысы Полина Альтуровичка тиңнәр булмады. Аңа диплом һәм истәлекле бүләк бирделәр. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев