Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районыннан укытучы Илһам Сабитов быел Казан марафонында катнашып, 42,2 километрны биш сәгатьтә йөгереп узды

Безнең әлкилеләр нинди генә эшкә алынмыйлар да аны менә дигән итеп башкарып чыкмыйлар. Әле күбесе, артык тыйнаклык күрсәтеп, уңышлары хакында бүтәннәргә белгертергә дә ашыкмыйлар.

Әйтик, Нәби Дәүли исемендәге гимназиянең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Илһам Сабитовның ике ел рәттән Казан марафонында катнашып, аның иң озын дистанциясен бик әйбәт нәтиҗә белән “буйсындыруын” белми дә калганнардыр. Шушы көннәрдә без районыбыз марафончысы белән очрашып, аңардан бу хакта тәфсилләп сораштык.

 

- Илһам Әмирович, Сез ничек марафончы булып киттегез?

- Аңлашыла ки, бүген карар кылып, иртәгә марафон дистанциясенә йөгерә башлау мөмкин түгел. Бу бик зур әзерлек сорый торган спорт төре. Мин Базарлы Матакта туып үстем. Һәр авыл малае кебек, хәрәкәтле уеннарны, йөгерүне, йөзүне бик ярата идем. Казан дәүләт университетын тәмамлагач, берничә ел башкалада эшләдем һәм 1995 елда туган районыма кайттым. Баштагы елларны Үргәгар мәктәбендә укыттым. Район үзәгеннән анда нигездә велосипед белән, ә кышларын чаңгыда йөри идем. Ә марафончы булып китүемә райондашларга яхшы мәгълүм Марсель Хәлиуллин сәбәпче. Без аның белән 2003 елны танышып, дуслашып киттек. Марсель күпкырлы, талантлы шәхес, шул исәптән марафончы иде бит. Ул йөгерергә бик ярата, бу өлкәдә күп уңышларга ирешкән иде. Марафон буенча Россия, халыкара чемпионатларда катнашты. Колчурино якларында туып үскән марафончы Сергей Ишмулкин белән бик дуслар иде. Марсель тәэсирендә мин дә йөгерү белән чынлап торып мавыга башладым. Марсель арабыздан киткәч тә бу шөгыльдән аерылмадым. Берничә мәртәбә төрле шәһәрләрдә узган ярыммарафоннарда катнаштым. Ә узган ел һәм быел Казан марафонында үземне сынап карадым, 42,2 км дистанциягә йөгердем.

- Марафон йөгерешенең тарихи турында сөйләп үтсәгез иде. Анда катнашу тәртибе ничек?

- Күпләргә мәгълүмдер дип уйлыйм: әлеге чара легендар йөгерешче, грек сугышчысы Фидиппид истәлегенә оештырылган. Ул көн ярым өчендә 250 км дистанцияне йөгереп уза һәм афиналаларга Марафон шәһәре янында перслар армиясен тар-мар итүләре хакында шатлыклы хәбәрне җиткерә. Шуны әйтә һәм ару-талчыгудан үлеп тә китә. Бу сугышчының көченә, кыюлыгына күпләр соклана, Марафонга илтә торган юлда аңа һәйкәл дә куелган. Ел саен дөньяда 800 артык марафон ярышы үткәрелә. Марафон – рәсми рәвештә 42 километр 195 метр дип кабул ителгән озын дистанциягә йөгерү (гонка) ул. Казан марафоны быел бишенче мәртәбә узды.

Ә катнашу тәртибенә килгәндә, мин өч ай алдан, февральдә үк заявка җибәрдем. Билгеле инде, медицина тикшерүе үтеп, сәламәтлегеңнең марафонда катнашырга мөмкинлек бирүен раслаучы белешмә дә юллау зарур.

  • Казан марафонының дәрәҗәсе шактый югары бит?
  • Әйе. Быел анда 30 меңгә якын кеше – 32 ил вәкиле катнашты. Аның кысаларында марафон йөгереше буенча Россия чемпионаты бүләкләре дә уйнатылды. Казан марафонынын оештыру дәрәҗәсенең бик югары булуы хакында бик күп фикерләр (шул исәптән чит ил вәкилләреннән) ишетергә һәм укырга туры килде. Мин үзем дә моңа инандым. 4-5 май көннәрендә узган  Казан марафонында чын-чынлап бәйрәм рухы хөкем сөрде. Казан төрле җирдән җыелган йөгерешчеләргә зур кунакчыллык күрсәтте. Күп санлы волонтерлар һәр адымда ярдәм итеп, юнәлеш биреп тордылар. Марафонга Казанның Үзәк стадионында старт бирелде, финиш та шул территориядә булды. Йөгерү трассасы шәһәрнең искиткеч күркәм урыннарыннан уза иде. Сүз уңаеннан (Кстати), Казан марафоны трассасы Европада иң матур трассаларның берсе (один из красивейших) дип танылды.

Марафонның 3, 10 һәм 21,1 километрлы дистанцияләр дә бар иде. Кыскарак дистанцияләрдә республика, шәһәр җитәкчеләре дә йөгерде.

  • Илһам Әмирович, мәгълүм булганча, марафон йөгереше –җиңел атлетиканың иң авыр дисциплиналарының берсе. Аны узу өчен зур көч һәм чыдамлык кирәк. Сезгә 42,2 километрны йөгереп үтү катлаулы булдымы? Дистанцияне күпме вакыт эчендә уздыгыз?
  • Былтыр мин 42,2 километрны 5 сәгать 10 минутта үткән идем. Быел күрсәткечемне ун минутка яхшырта алдым. Ә гомумән финишка алты сәгатьтә килеп җитү марафон дистанциясен узу санала. Трассаның буеннан буена җанатарлар, волонтерлар сиңа көч биреп, плакатлар белән сәламләп тора. Һәр биш чакрым саен җиләк-җимеш, шешәле су куелган өстәлләр урнаштырылган, медиклар кизү тора. Йөгереп барышка берәр кисәк банан алып кабасың, суны эчеп тә куясың,өстеңә дә коясың. Иң авыры – трассаның соңгы 7-8 чакрымы. Шунда волонтерларның синең белән бергә йөгереп баруы, төрлечә рухландыруы көч-куәт бирә. Финишка килеп җиткәч муенга марафон медале тагалар. Билгеле, бик нык арыган, өшәнгән буласың, озын дистанция узучыларга бушлай туклану, массаж кебек чаралар каралган. Ә организмның тулысынча үз хәленә кайтуы өчен 4-5 көн кирәк әле. Быел 42,2 чакрым арага 2,5 меңгә якын кеше йөгерде.
  • Илһам Әмирович, марафон йөгерешенә Сез ничек әзерләнәсез?
  • Инде күп еллардан бирле мин һәр иртәдә йөгерүне гадәткә керттем. Көн саен сәгать 5 тә торам һәм биш чакрым арага йөгерәм. Соңгы вакытта һәр иртәдә 8 чакрым велосипедта йөрим. Ә Казан марафонына ай ярым – ике ай кала көн дә 15-20 чакрым йөгереп узам. Бер гадәткә кергәч син инде көнеңне йөгерүдән башка күз алдына да китермисең. Гомумән, кеше һәрчак хәрәкәттә булырга тиеш. Ә көнне йөгерү белән башлау ул адәм баласының табигать белән бергәлеге дә. Кырлардан, урман буеннан узасың, иртәнге һава искиткеч саф, кошлар сайрый, табигать уянып кына килә – бу искиткеч рәхәтлек бирә торган манзара.
  • Йөгерү белән шөгыльләнә башлаучыларга нинди киңәшләр бирер идегез?
  • Беренчедән, кинәт йөгерә башларга ярамый. Башта җәяү йөрегез. Бер, аннан ике чакрым – акрынлап  дистанцияне арттыра барыгыз. Шуннан инде йөгерә башларга да була. Тагын шул: йөгерер алдыннан ике-өч сәгать ашамаска кирәк, ашказаны буш булырга тиеш. Ә йөгереп кайткач инде тамагыңны туйдырырга да була. Сүз уңаеннан, марафончыларга, гомумән, йөгерешчеләргә дөрес туклану кагыйдәләрен үтәү бик мөһим. Тагын бер киңәш: йөгерү белән шөгыльләнергә уйлыйсыз икән,  һичшиксез табиб белән киңәшегез, ул әйткәннәрне үтәгез.
  • Илһам Әмирович, гаять катлаулы марафон дистанциясенә чыгарга Сезне нәрсә этәрә? Киләсе елларда Казан марафонында катнашырга уйлыйсызмы?
  • Йөгерү ул беренче чиратта сәламәтлек дигән сүз. Бу шөгыль шулай ук күңел тынычлыгы, шатлык, рәхәтлек бирә, дисциплинага, вакытыңны дөрес бүлергә өйрәтә. Ә марафон йөгереше ул үз-үзеңне җиңү дигән сүз (преодоление себя). Үз алдыңа максат куясың һәм аңа ирешәсең – бу бик мөһим әйбер. Марафон йөгереше үз-үзеңә ышанычны арттыра, чыдамлырак итә. Марафондагы искиткеч аураны, андагы эмоцияләрне сүз белән әйтеп аңлатырлык түгел. Меңләгән кеше катнашкан шушы зур вакыйгада булуыңны тою (причастность) күңелдә горурлык хисе уята. Әлбәттә, киләсе елларда да Казан марафонында катнашырга теләгем зур.
  • Әнгәмәгез өчен рәхмәт, уңышлар Сезгә!

     

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев