Әлки районы: егетләр көзге чакырылыш буенча хәрби хезмәткә киттеләр
10 ноябрь иртәсендә район хәрби комиссариаты йортыннан тагын бер төркем егетләрне көзге чакырылыш буенча хәрби хезмәткә озаттылар.
Якыннары, дуслары һәм туганнары аларга исән-сау хезмәт итеп кайтуларын, Әлки ягының лаеклы уллары булуларын раслауларын теләделәр.
Хәрби комиссариат ике район өчен уртак булганга күрә, безнең егетләр белән бергә республика хәрби комиссариатының чакырылыш пунктына күрше Спасс районыннан алты егет тә китте. Безнекеләрнең күпчелеге Әлки районы шефлыкка алган хәрби частьләрнең берсендә, Оренбург өлкәсендә хезмәт итәр дип көтелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев