Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: 31 яшендә рактан вафат булган якташыбыз Айгөл Фазыйлова Иске Камка авылы зиратында җирләнде

Биш елга якын авыр чир белән көрәшкән Айгөл Фазыйлова бүген таң алдыннан Казан хосписында үлде.

Айгөлнең мәрхүмә әнисе Гүзәлия (берничә ел элек ул да яман чирдән вафат булган иде) районыбызның Иске Камка авылында туып үскән. Айгөл чирләгән вакытта бу авыл халкы аңа төрлечә ярдәм итте. Иске Камка авыл җирлеге башлыгы Фәргать Әкбәров (ул Айгөлнең әнисе белән бер сыйныфта укыган) авыл кешеләре, ә соңгы вакытта инде район халкы җыйган матди ярдәмне әледән-әле Айгөлнең фатирына илтеп, аның хәлен белешеп торды.

Айгөлнең вафаты турында ишеткәч, авыл ирләре зиратка кабер казырга җыелды. Төш вакытларында мәрхүмәнең җәсәден Казаннан алып кайттылар. Мәчет янында авылның мулласы Мансур Сафин җеназа намазы укыды. Мәрхүмә белән хушлашырга бөтен авыл халкы җыелган иде. Айгөлнең туганнары да кайтты. Мәрхүмәне әнисе Гүзәлия янәшәсендә җирләделәр.

Айгөлне гүргә иңдергәндә көзге күктә балкып кояш чыкты. Әйтерсең табигать тә соңгы көнгәчә тормыш өчен көрәшкән, улының язмышы өчен әрнегән яшь ана белән хушлаша иде.

Айгөлнең әнисенең сыйныфташлары чардуган турында да кайгыртканнар. Аны кабергә урнаштырдылар да.

Авыл җирлеге башлыгы Фәргать Әкбәров зиратка җыелган халык алдында чыгыш ясады. Ул Айгөлгә һәм аның улы Әмиргә ярдәм итеп торган һәркемгә рәхмәт әйтте. Мәрхүмәне җирләүне оештырган, барлык мәшәкатьләрне үз өсләренә алган Иске Камка авылы халкына, авыл җирлеге җитәкчелегенә Айгөлнең туганнары да рәхмәтләрен җиткерде.

Айгөл яраткан курчагын кулына кысып тоткан килеш җан биргән. Аны уенчыгы белән бергә җирләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев