Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: 718 нче Базарлы Матак сайлау участогы быел яңартылган бинада эшли

718 нче сайлау участогы Алексеевск аграр колледжының Әлки филиалы бинасында эшли. Бина узган гасырның сиксәненче елларында төзелеп, һөнәр училищесы анда 1990 нчы елларда күченгән иде. Кырык еллап вакыт эчендә бина бик начар хәлгә килде, билгеле. Ә быел Республика бюджетыннан аны төзекләндерүгә 40 миллион сумлап акча бүлеп бирелде. Ремонт эшләре декабрьдә үк башланып, 1 сентябрьдә филиал укучылар кабул итте.

Моңарчы сайлауларда катнашып килгән авыл халкын быел шулай итеп зур һәм күңелле сюрприз каршы алды сайлау участогында. Эче-тышы танымаслык булып үзгәргән бинаның матурлыгы һәркемне сокландырды. Диварлары җылытылган, бик матур панельләр белән тышланган, эчке бизәү эшләре зур осталык, зәвык белән башкарылган.

–Моңарчы булганы белән чагыштырырлык түгел, җир белән күк кебек! Балалар кадерен белеп, тырышып укысыннар,– диләр Татьяна белән Андрей Афанасьевлар, бюллетень алырга чират торган арада.

Ришат белән Халидә Вәлиевлар училище янәшәсендә яшиләр.

  • Ремонт башлангач, түзмәдек, көн саен диярлек кереп карап чыга идек. Бик матур, якты, җылы. Яшьләр тырышып укып, һөнәр үзләштерсеннәр дә, үзебездә яшәп эшләсеннәр иде. Бар кешегә дә Казанга китәргә мени инде?– диде Халидә апа, чын күңелдән училище курсантлары өчен сөенеп.

Илназ Фәрдиев 3 ел элек шушы уку йортын тәмамлаган.

–Безгә булмады бит мондый шартлар, бүгенгеләргә кызыгам. Укытучылар биредә бик яхшылар, аларны гел рәхмәт белән искә алам. Инде шартлар да яхшыргач, егетләр шунда гына укырлар,– ди-ди карап йөрде егет яңарган бинаны.       

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев