Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: 90 яшьлек Хәлимә апа Әхмәтҗановага 70тән дә артыкны биреп булмый

Безнең баш миен яшәү рәвешенә кагылышлы төрле мәгълүматлар белән штурмлап киләләр: моны ашасаң, тегене эчсәң, аякларыңны сузасың, янәсе.

 Тик утырма, йөгереп йөр, бөгел дә сикер, диләр. Шуңа күрә олы яшькә җиткән кешене күргәч, нәрсә ашадың, нәрсә эчтең, ничек бу яшькә җиттең дип сорыйсы килә башлый.

 

Бактың исә, ашау-эчү, йөгерүдә түгел икән хикмәт. Адәм баласы үзен яратканнарын, үзенең кирәклеген белеп, тоеп, күреп яшәргә тиеш, ягъни күңел халәте зур роль уйный, минемчә. Югыйсә, 90 яшьтә дә кояш кебек балкып утырмаслар, барлык авыруларын онытып, сөенмәсләр, көлмәсләр иде.

90 яшьлек Хәлимә Әхмәтҗанованы күргәч, аптырап киттем. Аңа 70тән дә артыкны биреп булмый. Гомумән, бу нәсел хатын-кызлары ничектер аерылып тора, 63 яшьтәгеләренә – 50, 42 яшьтәгеләренә 30 яшь бирәсең. Озын толымлы, озын буйлы, чибәрләр, искитмәле ачык йөзле, эчкерсез, аралашучан үзләре. Кешеләрне яраталар. 

Инде хәзер “бәхетле тормыш, бә­хетле картлык” дигән йомгакны сүтеп карыйк. Чөнки Хәлимә апаны да тормыш бишектә генә селкемәгән, аның балачагы авыр сугыш елларына туры килгән. Алты бала анасы да әле ул! 


“Ирем мине бик яратты”

Хәлимә апа Әлки районының Аппак авылында 1928 елда Вәлиәхмәт белән Миңнурыйның икенче балалары булып дөньяга килә. Гаиләләре сугыш башланганчы ук кайгыга бата, чөнки Хәлимәнең әтисен 1937 елда “халык дошманы” дип төрмәгә алып китәләр. Бу вакытта Хәлимәгә тугыз гына яшь була әле, әтиләрен алып киткәндә күл буенда үкси-үкси елап кала ул. Кечкенә кыз эшнең нидә икәнен тәгаен аңлап бетермәсә дә, әтисез калганнарына төшенә. Әле дә тормышының бу мизгелен күз яшьләре белән искә ала. Шулай итеп, әниләренә биш бала кала алар.
Хәлимә бәхетле булып тугандыр инде, Украина төрмәләренең берсенә эләккән әтисе 1941 елда авылга кайтып төшә.

– Әти төрмәдә пешекче булып эшләгән, аны бик яратканнар, хөрмәт иткәннәр, шуңа күрә “гаиләңне дә алып кил” дип, Аппакка кайтарып җибәргәннәр, – ди Фәния апа.
Ир: “Бу кадәр зур гаиләне ничек кузгатырга, нишләргә инде?” – дип йокысыз кала, ләкин аңа мондый зур мәсьәләне чишәргә туры килми, Бөек Ватан сугышы башлана һәм Вәлиәхмәт сугышка китеп бара. Украинада да була, Германиягә дә барып җитә ул. Янә Хәлимәгә бәхет: әтисе сугыштан әйләнеп кайта, җиң сызганып дөнья көтәргә керешә, янә бер балалары туа. 

Әтисенең сугыштан кайткан көн­нәрен онытырлыкмы соң? Бүләк итеп кершән алып кайта ул кызына!

Әтисе кайтканда күз явын алырлык чибәр кыз була инде Хәлимә. Калын, чем-кара чәчләрен кызыл тасма белән икегә аерып үреп куйган, очына чулпылар таккан. Тирә-юньдәге егетләр дә аның яныннан тыныч кына узып китә алмый, кияүгә чакыралар. Үзе чиста, пөхтә, сабырга да охшаган. Ничектер зыялы да, хәрәкәтләре дә салмак, әйтерсең, аккош йөзә. 

– Үзебезнең авылдан да ике егет сорап йөрде, шуларның берсе – Насыйбулла исемле иде. “Алар усал нәсел, аңа кияүгә чыкмыйм”, – дидем. Әтинең сүзе бер генә булды: “Чыгасың!” Шулай итеп, 22 яшьтә тормышка чыктым. Мин килен булып төшкәндә Насыйбулланың ике кыз туганы бар иде, ә каенатаның хатыны үлгән. Озак тормый, хатын алып кайтты ул, әмма аның белән яши, аны ярата алмады, ул хатынны үзем ат белән авылына илтеп куйдым, каената шулай кушты, – ди Хәлимә апа.

Юкка, “бәхете белән тусын” димиләрдер инде. Хәлимә апаның тормыш йомгагын сүткәндә шуны уйладым. Әтисе төрмәдән дә, сугыштан да исән-сау әйләнеп кайта, кызын әйбәт кешегә кияүгә бирә. Хәлимә янә бәхеткә күмелә, чөнки Насыйбулла башкалардан аерылып тора, җитмеш кенә түгел, йөз төрле һөнәр иясе була. Иң мөһиме: чын күңеленнән хатынын ярата. 

– Әниебез дүрт класс белем белән генә калса да, ничектер зыялы булды. Үз-үзен дә шулай тотты. Колхозда эшләде, урып-җыю, чәчү вакытында килгән кешеләргә ипи салды, ә әтиебез райкомда, мәктәптә хезмәт куйды, җирле үзидарәдә эшләде, прораб, бригадир булды, – ди Фәния апа.

– Ул унбер тәрәзәле йорт салды! Мине бик тә яратып гомер кичерде, аның белән 41 ел яшәдек. Мәктәптә эшләгән вакытта тәнәфестә йөгереп чыгып, битемнән үбеп китәр иде, – дип сүзгә кушыла Хәлимә апа.

– Әни күбрәк безне ашатты-эчертте. Иртән торып, мичкә ягып коймак пешерер, безне ашатмыйча мәктәпкә җибәрмәс иде. Искитмәле пөхтә, сабыр булды. 

“Авызыңда кан булса да, кеше алдында төкермә”, дигән гыйбарәне исендә тотып яшәде, кеше сөйләмәде, үзенекен дә чыгарып чәчмәде. Алты баланы тәрбияләү җиңел булмагандыр. Ярый әле, әтиебез булышты. Әти безне тегәргә, чигәргә, рәсем ясарга өйрәтте. Тегү машианабыз бар, гомумән, аның кулыннан килмәгән эше юк иде. Әнинең мич акшарлаганын, кашага элгәнен хәтерләмим, аны әти башкарды, – ди Фәния апа.

Унбер тәрәзәле йорт елгага терәлеп үк тора диярлек. Хуҗалыкта тормыш гөрли. Әллә ничә сыер мөгри, үгезләр кычкыра, кырыгышар каз каңгылдый, ишегалды тулып үрдәкләр йөри. Өстәлләре дә мул. Иттән дә өзелеп тормыйлар, үгезләр, атлар суялар. Элек кешеләр дә ничектер гадирәк булган, күрәсең, атны суеп, дүрткә бүлеп, “монысы кемгә?” дип, кычкыра-кычкыра өләшәләр. Үлчәп тору юк. Хәлимә апа ат карталарын да үзенчәлекле, авызда эрерлек итеп чүлмәккә куеп пешерә, кыскасы, эше барның – ашы бар. Ире белән матур итеп яши, аны эшләтә дә белә Хәлимә апа. 

– Ул вакытта иттарткыч булмады микән, бәлки шулай тәмлерәк булгандыр, әти туң итне балта белән каезлап, агач тагаракта тапап, пилмән пешерә идек. Аннан, Аппак авылы икегә бүленгән, бер ягында – татарлар, икенче ягында руслар яши. Руслар бик тәмле итеп кәбестә тозлый иде, безнең халык моның белән шөгыльләнмәде. Ә әни тозлады аны. Йортыбыз су буенда бит, кәбестәләр әйбәт үсә! Зур ләгән, барлык балалар да шунда чыгып, кәбестәне тапыйбыз, аннан аны зур мичкәләргә салып, өстенә такта, кирпеч куеп, базга төшереп куябыз. Иң күңеллесе шул: кәбестә өлгерүгә авыл халкы савыт тотып безгә килә башлый: әле авырганнар, әле туй, әле улларын армиягә озатырга кирәк. Әни аларга чиләкләп кәбестә биреп җибәрә, – ди Фәния апа.


“Наилгә иптәш кирәк!”

Гаилә корып, яши башлагач, Хәлимә малай алып кайтып, ирен, каенатасын сөендерә. Аңа Наил дип исем кушалар. Соңрак Хәлимә апа авырга узган саен каенатасы Шакир: “Наилгә иптәш кирәк” – дип, килененә “күрсәтмәләр” бирә башлый, ягъни малай табарга куша. Нәтиҗәдә, Хәлимә бер-бер артлы тупырдап торган биш кыз – Наилә, Фәния, Гөлсирә, Гүзәл, Гөлфияләрне алып кайта! Яшь аермалары зур түгел, бер-берсе белән уйнап, ярдәмләшеп үсәләр. Алар барысы да исән-сау, гаиләләре белән матур итеп, әниләрен сөендереп гомер кичерәләр.

Шуңа да игътибар иттем: Хәлимә апа беркайчан да балаларына акыл өйрәтмәгән, тормышларына кысылмаган, алар кабул иткән һәрбер карарны хөрмәт итә белгән. Үстердем, олы юлга аяк бастырдым, югалмаслар дип аларга ышанган ул. Аннан, балалары да акыллы, иманлы, максатчан булганнардыр, әниләрен борчымаганнардыр. Югыйсә, Хәлимә апа алар өчен сөенеп, аларны тыныч кына күзәтеп яши алмас иде. Балалар барысы да югары белем алган, Авыл хуҗалыгы институтын сайлаганнар. Инде оныклар сөяләр.

– Бик тату яшибез, аралашабыз, әни кайсыбызга барса да, ишек ачык, ләкин ул яшәү өчен безне сайлады. Кирәк вакытта туганнарым килеп, ярдәм итә. Аннан, без әнине беркайчан да борчымадык, тормышта булган авырлыклар турында сөйләмәдек, операцияләр кичердек, моны да әнигә әйтмәдек. Әле дә әниебез камыр ризыклары ярата, туганнарым бик тә оста пешерә, – ди Фәния апа алдыбызга “фирменный” коймакларын куя-куя.

– Монда миңа рәхәт, тыныч, Фәнияне, киявем Йосыфны бик яратам, кадер-хөрмәттә яшәтәләр, оныгым Ләйсән дә янымнан китми. Киявемә рәхмәтле, әле кан басымымны үлчәп китә, әле дару китерә, хәлемне сорап, елмаеп тора, – ди Хәлимә апа.

– Безнең йорт причал кебек, уртада калдык. Күбрәк бездә җыелабыз. Туганнарым Казанда, Тәтештә, Апаста гомер кичерә, – ди Фәния апа.

Фәния апа белән Йосыф абый Лаеш районының Сокура авылында яши. Ике кызлары бар, Ләйсән – медицина университетын, Энҗе исә Казан Дәүләт университетын тәмамлаган, юрист. Икесе дә мәктәпне “5”ле билгеләренә генә бетергән.

Алда ук мин бу хатын-кызларның матур­лыгын әйтеп киткән идем инде. Энҗе – бәйгедә җиңеп, “Лаеш чибәре” булган, гаиләсе белән Арчада көн күрә, Ләйсән күбрәк әти-әнисе белән, әбисен караша. 



Соңгы сүз

Хәлимә апа 28 ел Насыйбулласыз инде. Ире авырып, 66 яшендә үлеп киткән. Фәния апаларга күченгәненә алты ел гына икән әле. Монда килгәч тә, баштагы елларны җәйләрен гел авылына кайткан. Сагынгандыр инде. Чөнки Аппакта туган, шунда үскән, ачысын да, төчесен дә шунда татыган.

– Бер сеңлебез авыру туды, шуның белән авылда яшә­де­ләр, инде сеңлебезне дә без – туганнар карыйбыз, Казан­га алып килдек. Барыбыз да көтеп алабыз аны, – ди Фәния апа.– Шунысы өчен рәх­мәт: авылда әнигә социаль хез­мәткәр билгеләделәр. Кайчан кайтсак та, ишегебез ачык, йортыбыз җыештырылган булды. Озак еллар бәрәңге утырттык анда. Әле дә социаль хезмәткәр Флүрә Кәли­мулли­нага рәхмәтле без, ире Гаяз белән икәүләп әнине ташла­мадылар. Аннан, Роза, Гөл­ләр әнине карадылар, аларга да зур рәхмәт. Әле дә Роза йортыбызга күз-колак булып тора.
Хәлимә апа бүген ит ашый, нарасый­дай изрәп йоклый икән. Аның унбер оныгы, ундүрт оныкчыгы бар. Ләкин ничек кенә булмасын, вакыт-вакыт күңеле тулып китә, Насыйбулласы исенә төшә, төшләренә казлар каңгылдашып йөргән елга керә ди. Ире салган унбер тәрәзәле йортын сагына. Озакламый шунда кайтып олуг юбилеен билгеләп үтәчәк ул. Хәлимә апага 15 ноябрьдә 90 яшь тула. 

Шунысы да игътибарга лаек: ул бүген дә үзенең хатын-кыз икәнен онытмаган, әле чәчен, әле яулыгын төзәтә, серле итеп караш ташлый. Елмаюы да искиткеч. Кыскасы, Хәлимә апа, юбилеегыз белән сезне! Сәламәт булып, исән-имин яши торыгыз. 100 яшегезгә киләм. 

Бәхетлеләр янында рәхәт. Алардан башкаларны да җылытырлык нур, яктылык сибелә. Барыбызга да шундый картлык насыйп булса икән…

Казан – Лаеш – Казан.


Язма "Акчарлак" газетасының 8 ноябрь,  44 нче саныннан...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев