Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: агачны ничек арзан бәядән әзерләргә?

Татарстан Урман хуҗалыгы министры гражданнарның урман утыртмалары әзерләүгә булган хокукларын аңлатты.

Республика халкының ташламалы бәядән агач әзерләү хокукы бар. Бу хакта Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров хәбәр итте.

Һәр гражданин 25 елга бер тапкыр йорт һәм ишегалды корылмалары төзү өчен 100 кубометрга кадәр агач, 10 елга бер тапкыр 50 кубометрга кадәр – йортны һәм ишегалды корылмаларын ремонтлау өчен, елга бер тапкыр 20 кубометрга кадәр утын сыйфатында – биналарны җылыту өчен агач әзерли ала.

- Кубометр бәясе агач токымыннан тора. 20 кубометр агачның бәясе уртача 1500 сум тирәсе чыга, - дип уртаклашты район урманчылыгы җитәкчесе Илсур Зәйнуллин.

Агач әзерләргә теләүчеләр Әлки урманчылыгына мөрәҗәгать итә алалар. Гариза турыдан-туры Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгына тапшырыла.

*Гражданнарның үз ихтыяҗлары өчен урман утыртмаларын сату-алу шартнамәсе буенча агач бәясе ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты 27.02.2017 елдан 9-1/нпс номерлы карары нигезендә исәпләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев