Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: акча августта килә башлар

“Мәктәп яшендәге балаларга түләүләр булачагы әйтелгән иде. Ул акча кайчан бирелер икән? Аны кемнәр алачак? Шул турыда аңлатып язсагыз иде”.

Район үзәгендә яшәүче Алиядән килгән бу сорауга Әлки районында Пенсия фонды җитәкчесе Рәис Галләмов җавап бирде.

–6 яшьтән (балага 1 сентябрьгә кадәр 6 яшь тулырга тиеш) 18 яшькәчә балаларга  һәм 18 дән 23 яшькәчә сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән, төп гомумбелем программалары буенча укучы затларга бер тапкырлы яңа түләүгә гаризалар кабул итү 15 июльдән башлана. Бу түләү Россия территориясендә яшәүче РФ гражданнарына гаиләнең керемнәрен исәпкә алмыйча бирелә.

6 дан 18 яшькәчә балалары булган әти-әниләрнең күбесенә мөстәкыйль рәвештә гариза тутырырга кирәк тә булмаячак. Чөнки алар Пенсия фондында булган мәгълүматлар буенча автомат рәвештә тутырылып, әти-әниләрнең дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинетларына җибәрелде. Ата-аналарга мәгълүматларның актуальлеген тикшереп,  аны алга таба эшкәртүгә ризалык бирү генә кирәк.

Гаризалар кабул итү 15 июльдә башланып, 3,5 ай – октябрь азагына кадәр дәвам итәчәк. Дәүләт хезмәтләре порталыннан тыш, гариза белән Пенсия фондының клиентлар хезмәтенә дә мөрәҗәгать итәргә була.

Баланы уллыкка алучыларның – попечительләрнең генә электрон гариза бирү мөмкинлеге юк, алар аны үзләре килеп кенә бирә ала.

Түләүләр августта башлана. Акча ата-ана күрсәткән счетка күчерелә.

Безнең Әлки районында 10 мең сумлык бер тапкыр түләүне 2120 бала алыр дип күздә тотыла.  Түләүләрнең гомуми суммасы 21,2 миллион сум тәшкил итәчәк,–дип аңлатты Рәис Галләмов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев