Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: Алексеевск агрокөллиятенең район филиалын тәмамлаучы 56 егет һәм кызга тантаналы шартларда дипломнар тапшырылды

 Алексеевск агрокөллиятенең район филиалы чираттагы чыгарылыш укучыларын олы тормыш юлына озатты.

  Бу атна башында көллиятне тәмамлаучы 56 егет һәм кызга дипломнар тапшырылды.

 

 

24 егет уку йортыннан тракторчы-машинист белгечлеге алып чыга. 19 курсант – ашчы-кондитер, 13 е җәмәгать туклануы продукциясе технологы һөнәрләрен үзләштергәннәр. 

Дипломнар тапшыру тантанасында яшьләрнең әти-әниләре, районның авыл хуҗалыгы формированиеләре җитәкчеләре һәм белгечләре дә катнашты.

Филиал директоры Фаяз Фәттахов, аның урынбасары Лидия Ионова егет-кызларны бу истәлекле вакыйга белән кайнар котладылар, көллияттә алган белемнәрен хезмәт эшчәнлегендә уңышлы куллануларын, кайда гына эшләсәләр дә, үзләрен яхшы әзерлекле эшче һәм белгечләр итеп күрсәтүләрен теләделәр.

Курсантлар үзләре дә сүз алып, белем биргән укытучыларына рәхмәтләрен җиткерделәр.

Соңгы елларда көллиятнең район филиалы укучыларга кытлык кичерми. Мәктәп тәмамлаучы егетләр-кызлар бирегә теләп киләләр. Узган уку елында филиалда ветеринария фельдшерлары да әзерли башладылар. Мәгълүм булганча, район хуҗалыкларында әлеге белгечләргә ихтыяҗ зур.

Бу уку йортының иң олы проблемаларыннан берсе – биредә капиталь ремонт таләп ителә. Ниһаять, әлеге мәсьәлә хәл ителү алдында. Фаяз Фәттахов әйтүенчә, филиалның уку биналарын һәм тулай торакны төзекләндерү өчен республика бюджетыннын 42 миллион сум акча бүлеп бирү каралган. Ремонт эшләре киләсе елда башланыр дип торалар.

Районыбызның һәр тармагында бүген  белемле кадрлар кирәк. Чыгарылыш укучылары алдында чыгыш ясап, “Кызыл Шәрык-Агро” җәмгыятенең “Үзәк Әлки” филиалы директоры Сергей Бойков та моңа басым ясап әйтте.

–Килегез безгә, без сезне шатланып каршы алырбыз, эш урыны белән тәэмин итәрбез. Безгә яшь, әзерлекле эшче һәм белгечләр бик кирәк. Авыл хуҗалыгында хезмәт җиңелләрдән түгел, билгеле. Әмма елдан-ел эш шартлары уңайлана бара. Басуларда хәзер компьютерлар белән җиһазланган заманча машиналар һәм тракторлар эшли. Алар белән сезгә – осталык-күнекмәләре булган яшьләргә идарә итәсе,–дип мөрәҗәгать итте җитәкче дипломлы яшь белгечләргә.

Ә яшьләрнең киләчәккә уй-планнары нинди соң? Без алар белән дә сөйләшеп алдык.

Ташбилге авылы егете Илнур Минһаҗев тракторчы-машинист белгечлеге алган.

–Мин “Хузангай” җәмгыятендә эшләргә ниятләп торам. Агрокөллият юлламасы буенча анда практика үттем инде,–ди Илнур. –Көллияттә мин тракторга гына түгел, җиңел автомобиль йөртү таныкнамәсе дә алдым. Ә көзен  йөк машинасы  йөртергә “права” алу өчен имтихан бирәчәкмен.

Ашчы-кондитер профессиясен үзләштергән Динә Габдуллина (Базарлы Матактан) укуын Казан кооператив институтында дәвам итәргә тели икән.

–Югары белемле җәмәгать туклануы технологы буласым килә,–ди кыз.

Кайда эшләсәләр һәм укысалар да, яшьләребезгә уңышлар гына юлдаш булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев