Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы “Алинә” спорт залында инвалидлар җәмгыяте пауэрлифтинг һәм өстәл уеннары буенча ярышлар үткәрде

“Алинә” спорт залында мөмкинлекләре чикләнгән әлкилеләр җыелышып өстәл уеннарында осталыкларын сынадылар.

Исемнәре колакка ят булган шаффлборд, джакколло, новус уеннары бер караганда әллә ни катлаулы да түгел, әмма игътибар, акыл, сабырлык һәм төгәллек таләп итәләр икән.

Бу уеннар җиһазларын район инвалидлар җәмгыяте конкурста катнашып откан грант хисабына кайтарткан иде. Ә беләкләре көчлеләр штанга күтәрде. Җиңүчеләрне мактау кәгазе, медальләр белән бүләкләделәр. Моңа өстәп Хәйруллиннарның Хәйрия фонды биргән призларны да өләштеләр. Ярышлар инвалидларга рәхәтләнеп аралашу мөмкинлеге дә бирде. Оештыручылар аларны тәмле өчпочмак һәм кайнар чәй белән сыйладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев