Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы Алпар мәктәбендә Әфган сугышында һәлак булган авылдашлары Ирек Сөләймановны искә алдылар

Алпар урта мәктәбендә Әфганстан сугышында һәлак булган авылдашыбыз Ирек Сөләйманов истәлегенә кичә үткәрдек. Бу чараны без совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылуына 30 ел тулуга багышлап оештырдык.

Укучылар белән очрашуга Әфган  җирендә сугышчан-интернациональ бурычларын үтәп кайтып, туган җиребездә хезмәт итүче Илдус Нуруллин, Илфат Вафин, Фердинант Вәлиев, Илнур Фәрдиев, Илнур Хәйруллин да килделәр. Бу ветераннар ел саен сугышчан дуслары белән очрашалар, яуда һәлак булган һәм тыныч тормышта арабыздан киткән әфганчыларның каберләрен зиярәт кылалар. Әфган истәлекләре әрнүле, аларны искә төшерү авыр булса да, Илдус Нуруллин хатирәләр белән уртаклашты.

Ирек Сөләймановның бертуганы Илшат абый энесе турындагы истәлекләрен сөйләде. Ирек Салих улы 1963 елда Яңа Алпар авылында туган. 1980 елда армия хезмәтенә чакырыла һәм хәрби бурычын үтәү өчен Әфганстан Демократик республикасына җибәрелә. Туган нигезенә әйләнеп кайтырга насыйп булмый аңа, батырларча һәлак була. СССР Югары Советы Президиумы Указы нигезендә Ирек Сөләйманов Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә (үлгәннән соң). Сөләймановлар газиз туганнары белән бәйле  ядкәрләрне бик кадерләп саклыйлар. Әнә чите канга буялган хәрби билет һәм комсомол билеты, бер генә мәртәбә дә хуҗасының күкрәген бизи алмаган Кызыл Йолдыз ордены. Ирекнең батырлыгының кайтавазы булып туган ягына кайткан соңгы истәлекләре болар. Шунда ук Сөләйманова Таһирә апа исеменә килгән кайгы кәгазе: “Сезнең улыгыз рядовой Сөләйманов Ирек Салихович Әфганстан Демократик Республикасына интернациональ ярдәм күрсәткәндә, хәрби задание үтәгәндә, антына тугрылыклы калып, геройлык һәм батырлык күрсәтеп, 1981 елның 19 апрелендә һәлак булды...”

Кичә Ирек Сөләйманов истәлегенә шашка турниры белән дәвам итте. Анда Нәби Дәүли исемендәге гимназия, Чуаш Борнае, Татар Борнае, Иске Тахталы һәм үзебезнең мәктәп укучылары – бу төр спортны сөюче 40 лап кеше катнашты. Шашка бәйгесендә кызлар арасында Алпар мәктәбеннән Илзирә Хәсәншина беренчелекне яулады. Икенче, өченче урыннарны гимназия укучылары Адилә Хәлилова һәм Алия Мөхәммәткәримова бүлештеләр. Малайлар арасында гимназиядән Илназ Хәмидуллин иң оста уенчы булып танылды. Икенче – Чуаш Борнаеннан Никита Каштанов, өченче – Алпардан Риназ Мәхмүтов. Командалар арасында Нәби Дәүли исемендәге гимназия җиңеп чыкты һәм кубокка ия булды. Мәктәп директоры Раил Гатауллин призлы урын алган һәр укучыга бүләкләр тапшырды.

Авылдашыбыз истәлегенә мондый турнирны без алдагы елларда да үткәрергә ниятлибез.

Гөлназ Дәүләтшина,

мәктәп директоры урынбасары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев