Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы Алпар урта мәктәбендә һәр бала кадерле

Алпар урта мәктәбендә яңа уку елын башлап җибәргән тантаналы линейка укучы балаларны кадерләү хисе белән сугарылып үтте. Мәктәп җитәкчесе Раил Гатауллин да, укытучылар да узган уку елында тугызынчы сыйныфны тәмамлаган 16 укучының унберенең унынчы сыйныфка укырга килүләренә сөенечләрен яшермәделәр.

ФОТОРЕПОРТАЖ

Алпар урта мәктәбендә яңа уку елын башлап җибәргән тантаналы линейка укучы балаларны кадерләү хисе белән сугарылып үтте.  Мәктәп җитәкчесе Раил Гатауллин да, укытучылар да узган уку елында тугызынчы сыйныфны тәмамлаган 16 укучының унберенең унынчы сыйныфка укырга килүләренә сөенечләрен яшермәделәр.

–Әгәр барыгыз да читкә китеп беткән булсагыз, бүгенге тантанабыз болай ук күңелле үтмәс иде,–диде директор мәктәпнең иң өлкән укучыларына (быел биредә унберенче сыйныф юк).

Тагын бер, дөресрәге, өч бөртек сөенеч – I сыйныфка тирә-як авыллардан да җыелып ике малай, бер кыз укырга кергән. Узган кайбер елларда Алпар мәктәбендә беренчеләр булмаган, алга карасаң да “әллә ни якты перспектива юк” (бусы да җитәкче сүзләре).

–Яңа уку елына мәктәбебезне әйбәтләп әзерләдек. Күрәсез, якты, җылы, матур ул. Сез инде, кадерле укучыларыбыз, сынатмагыз, тырышып укыгыз, уңышларга ирешегез,–диде Раил Мөдәррис улы.

Шуннан соң ул беренче һәм тугызынчы сыйныф укучыларын бүләкләр белән сөендерде. Балаларны, аларның ата-аналарын, барлык укытучыларны (шул исәптән олы хөрмәт белән кунакка чакырылган укытучы пенсионерларны да) яңа уку елы белән район мәгариф идарәсе белгече Фәүзия Гыймадиева котлады. Ул да беренчегә керүчеләргә бүләккә мәшһүр банк әзерләгән китаплар, киемнәренә ябыштыру өчен дип яктылык кайтаргыч стикерлар бүләк итте.

Авыл җирлеге башлыгы Ринас Сәлаховның үз өмете мәктәп укучыларына.

–Укып белем һәм һөнәр алыгыз да, үзебезгә кайтыгыз, чөнки сез авылыбызга бик кирәк. Үзебезнең Алпарыбызда яшәү һәм эшләү турында уйланыгыз,–диде ул.

Иске Камка җирлеге секретаре Зәйтүнә Сәгыйрова (биредә бит шул җирлектән килеп укучылар да бар. Әйтик, тугызынчыдагыларның дүртесе дә Карамалыдан) укучыларга, бигрәк тә беренче сыйныфка укырга килгән Әмиргә: “Тәртипле булыгыз, шул чакта барысы да яхшы булыр!”–дип киңәш итте.

Авыл имам-хатыйбы, үзе дә гомерлек укытучы булган Рафаэль ага Гатауллинның да теләге изге:

–Мөселманга белемгә омтылу, белемле булу ләзем. Кем тырышып укый, көч куя, аны Аллаһы Тәгалә олылый, чөнки андый кеше Аллаһ тарафыннан бирелгән вакытны – гомерен бушка үткәрми”,–диде ул. Теләк-киңәшләрне күп ишеттеләр укучылар. Аларга колак салып, тырышлык куеп укысалар, нык белем дә алырлар, киләчәкләре дә ышанычлы булыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев