Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: Алпарда һәм Мулла авылында күп итеп агачлар утыртылды

Алпар авыл җирлегендә агачлар утырту буенча өмәләр үткәрелде.

Татар Мулла авылында өмә тулы бер бәйрәмгә әйләнде: башта җыелып балалр мәйданчыгы тирнәсенә алмагач, миләш кебек агачлар утырттылар, аннары урамда табыннар корып бергәләп чәй эчтеләр, сөйләшеп утырдылар.

Шундый ук өмә Алпарда да узды. Башта күмәк көч белән агачлар утыртасы мәйданчыкны чистартканнар. Аннары урман хуҗалыгы питомнигыннан алып кайткан чыршы, миләш агачларын утырттылар. Бу эштә бик күп кеше катнашты. Ә Гөлфия Насыйрова, Гөлсем Яруллина кайнар аш пешереп алып чыккач, өмәне табын артында “йомгакладылар”.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев