Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: Алпарда Замир Заитов кебек оста гармунчы юк иде...

Өлкән буын хәтерли торгандыр, моннан 40-50 еллар элек авыллар шаулап- гөрләп тора иде. Чөнки колхоз-совхозлар тулы көченә эшләде. Терлекчелек фермалары, техника һәм агач остаханәләре, ындыр табагы, кирпеч заводы, пилорама һәм дәүләт учреждениеләре эшчеләр һәм хезмәткәрләр белән тулы иде. Гомумән, авылда бер буш йорт яисә буш йорт урыны табу да мөмкин булмагандыр.

Кичләрен елның теләсә кайсы фасылында авыл клублары яшьләр белән шыгрым тулы булды. Кем китапханәдән китап ала, кем газета-журнал укый, ир-атлар бер читтә домино я бильярд уйный иде.

Кинозал алдындагы фойеда исә биюләр оештырыла. Нигездә татар биюләре була. Ә монда инде һичшиксез гармунчы кирәк. Дөрес, гармунчыларга кытлык юк. Ләкин алар арасында иң остасы, үтә дә остасы – Заитов Замир (Нәсихулла әзи улы). Ул гармун уйнаганда клуб бинасы серле һәм тылсымлы авазлар белән тула. Аның уйнаганына кызыгып, мин дә шулай уйный алсам иде, дип карап торучы малай-шалай күпме!

Без яшүсмер чакларда (1967-1970 нче еллар) Яңа Алпарда яз көне Чирмешән тулып таша башлагач, шул елганың кипшенгән болынына яшьләр кичке уенга җыела торган иде (чөнки клубка барып булмый, бөтен елгалар су белән тулган, сызалар төшкән). Анда бик кызу һәм җанлы җыр-биюләр була. Әлбәттә, мәйдан эчендә гармунчы Замир (гармуны ике рәтле хромка). Менә ул гармунын сыздырып җибәрә. Әй аның уйнавы! Әй хромканың гадәти булмаган моңнар белән чыңлавы, сихри авазлар сибүе. Аның көмеш тавышы тирә-як авылларга да барып җиткәндер. Чирмешән ташып тәмам ярларына кире кайтканчы биюләр шулай дәвам итә иде.

Ул елларда Чирмешән һәр елны диярлек таша иде. Шул чактагы язгы ташуларның төнге матурлыгы! Су Яңа Алпарның иске кибетенең тау битенә кадәр җитә иде. Караңгы төшкәч, бөтен болыннарны баскан суда авылның төнге чагылышына сокланып бетә алмый идең. Чөнки су өсте һәм асты авыл утларыннан җемелдәп-балкып тора иде. Әйтерсең, су асты патшалыгы!

Җәйнең тын һәм зәңгәр кичләрендә дә гармун тавышлары тынып тормый иде. Ләкин дә Замирның уйнавын егерме гармунчы арасыннан да танып була. Аның уйнавын тыңлау үзенә бер ләззәт һәм рәхәтлек, йөрәккә дәрт бирә, авылның һәр өе гармун моңнары белән тула. Күп кичләрдә шулай гармун моңлана иде.

Әле Замирдан соң да гармуннар күп чыңлады, әмма дә ләкин аңа җиткерүчеләр булмады. Мөгаен, тирә-як авылларда да аның кадәр үзенчәлекле моң белән уйнаучы (баян булсын, тальян булсын, хромка булсын) булмагандыр. Радиода һәм телевизорда да алай итеп, Замирча, уйнаучыны ишеткәнем дә, күргәнем дә булмады (бу язманы гади тыңлаучы гына яза, дип уйламагыз, мин үзем дә гармунчы да, җырчы да идем).

Инде 90 нчы елларда гармун моңнары авыл урамнарында бөтенләй ишетелми башлады диярлек. Ишетелсә дә ыңгыр-шыңгыр гына. Дөрес, шул елларда авылда оештырылган Сабан туйларында 50-60 яшьлек абзыйлар шактый оста итеп тальян сайратып алгалыйлар иде. Ә хәзер бөтенләй берсе дә юк. Радиодан да, телевизордан да дөмбер генә кагалар.

Әлеге мәкаләдә еракта калган яшьлек хатирәләреннән берничә мизгел генә язылды. Бәлки шул чор авылдашлар да үзләренең кадерле һәм сагынулы яшьлекләрен, дусларын вә замандашларын искә алырлар.

Рафаил Гатауллин. Алпар авылы.

ФОТО: “ТАТАР–ИНФОРМ” МӘГЪЛҮМАТ АГЕНТЛЫГЫ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев