Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы Апак авылы өлкәннәрен иганәче авылдашлары сөендергән

Апакта туып үскән, хәзер Казанда яшәүче Мансур Нотфуллин авылдашларын мул бәйрәм бүләкләре белән сөендергән.

Мансур Нотфуллин туган авылына гел ярдәм итеп тора. Аның авылдашлары өчен башкарган игелекле эшләре бихисап.  Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан да ул Апак җирлегендә яшәүче тыл хезмәтчәннәренә бик бай азык-төлек пакетлары әзерләп җибәргән. Ураза тотучы өлкәннәр дә аның күчтәнәч җыелмаларын алган. Җирлектә 25 өлкән кеше иганәченең бәйрәм бүләкләренә ия булган.

Апак авыл җирлеге җитәкчелеге дә тыл хезмәтчәннәренә һәм сугыш ветераннарының тол хатыннарына бүләкләр өләшкән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев