Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы архив бүлеге фондларында аеруча кыйммәтле документлар саклана

Район архив бүлегендә фондлардагы аеруча кыйммәткә ия документларны барлап, аерым исәпкә ала башладылар. Бу нинди документлар, аларның үзенчәлеге нидә? Бу хакта безгә район архивы җитәкчесе Елена ВАСЯЙЧЕВА сөйләде.

 

–Сүз дә юк, архив фондларында саклана торган һәр документ кыйммәтле. Шул ук вакытта аерым әһәмияткә ия документлар бар. Аларның аеруча кыйммәтлелеге документта чагылыш тапкан вакыйгалар һәм фактларның ни дәрәҗәдә әһәмиятле булуы белән турыдан-туры бәйле. Бу документларны исәпкә алу, саклау һәм файдалану буенча да аерым режим булдырылган,–ди Елена Владимировна. –Моңа кадәр муниципаль архивларда мондый документларны ачыклау эше алып барылмаган иде. Хезмәтебездәге яңалыклар белән бәйле рәвештә әлеге эшне башкару зарурлыгы туды.

Әлегә совет чорының “Район башкарма комитетының авыл хуҗалыгы бүлеге”  фондында аеруча кыйммәтле документларны ачыкладык. Мондый бүлекләр авыл хуҗалыгының барлык тармакларын оештыру, үстерү һәм ныгыту буенча төрле чаралар үткәргәннәр, авылда коллективлаштыруны тормышка ашыруга ярдәм иткәннәр, җир төзелеше эшләрен, халыкка ветеринария ярдәме күрсәтүне оештырганнар, дәүләт җир милкен исәпкә алуны һәм төзүне башкарганнар.

–Аеруча әһәмияткә ия күпме документны исәпкә алдыгыз әле?

–Бүгенгә Татарстанның Әлки районы колхозларына җирләрне мәңгелек файдалануга бирү турындагы 38 дәүләт акты учетка куелды. Әлеге документлар 1935-1936 елларда тутырылган.

–Алар әйбәт сакланганмы?

–Бик яхшы хәлдә сакланган. Хәреф һәм сызымнарның буявы аз гына да төссезләнмәгән. Кәгазе дә чак кына саргайган. Бу документларның дәүләт өчен гаять мөһим булуы хакында затлы тышкы кыяфәте үк сөйли. Тышлары куе зәңгәр төстәге калын картоннан эшләнгән. Анда алтынсу төстәге СССР гербы төшерелгән һәм документның исеме язылган. Эчтәге дүрт бит кәгазь дә сургуч мөһер салып тегелгән. Документның зурлыгы да биниһая – 40х50 сантиметр тирәсе.

Шуны әйтергә кирәк, җир авыл хуҗалыгы артельләренә мәңгелек файдалануга бирелсә дә, аның белән идарә итү, эш йөртү, шул исәптән “кыскарту” хокукын  дәүләт үзендә калдырган.

Әйтик, Дәүләт акты белән 1936 елда “Кызыл Актай” колхозына 1473 гектар җир тапшырылган. Колхозның үзәк утары Ташбилге авыл советының Урта Биктимер авылында урнашкан. 1940 елда колхоз биләмәләренә аерым хуҗалыклы крестьяннарның җир кишәрлекләре (барысы 131 гектар) дә кушылган. Билгеле бер чордагы документлардан колхозларның җир массивларының берничә чыгынактан хасил булуы күренә. Аларның әһәмияте төрле чорда төрлечә булган.

“Артельләргә җир гомерлеккә бирелә” дигән сүзләр ул чакта бик ышанып кабул ителгән. Аның бүтәнчә булу ихтималын беркем күз алдына да китермәгәндер. Ә бүген инде бөтенләй бүтән вәзгыять. Хәзерге буын тарихка кереп калган әлеге хәлләрнең чынбарлыкта булуына бик авырлык белән генә ышана.

–Кызыклы бәяныгыз өчен рәхмәт, Елена Владимировна!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев