Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы архив бүлеге, республика бәйгесендә җиңеп, 205 мең сум грант отты

Татарстан Дәүләт комитеты муниципаль архивлар арасында үткән республика конкурсына йомгак ясаган.

 Әлеге бәйгедә 31 архив бүлеге катнашкан, һәм 13 е генә җиңүгә ирешкән. Алар арасында безнең район архивы да бар.

 

 

Район башкарма комитетының архив бүлеге җитәкчесе Елена Васяйчева әйтүенчә, бәйгегә алар “Безнең җитәкчеләр. Әлки районы тарихы кешеләр аша” дигән проект тәкъдим иткән. Мондый теманы сайлаулары очраклы түгел: архивка бит туган авыллары тарихы белән кызыксынып, кешеләр турында мәгълүматлар сорап еш мөрәҗәгать итәләр. Һәм менә районыбыз төзелүнең 90 еллыгы алдыннан архив хезмәткәрләре тормышы һәм эшчәнлеге Әлки төбәге белән бәйле шәхесләр хакындагы материалларны бергә туплап, аларны яңа фактлар белән тулылындырып, район предприятиеләре һәм оешмалары турында аудиовизуаль документлар базасы булдырырга ниятлиләр. Моның өчен, билгеле, байтак эзләнергә, күп кешеләр белән очрашырга кирәк булачак. Шул рәвешле архивчылар төрле елларда районыбыз үсешенә үз өлешләрен керткән яңа исемнәрне ачып, онытылганнарны (незаслуженно) искә төшерергә җыеналар.

Проектны гамәлгә ашыруга архив 205 мең сум грант откан. Әлеге акчаларга документлар демонстрацияләү өчен күргәзмә стендлары, видеопроектор, ноутбук, экран һәм аксессуарлардан  торган комплект сатып алыначак.

Бу ел архивчылар өчен истәлекле (знаменательный) – дәүләт архив хезмәте булдырылуга 100 ел тулды. Архивның гасырлык юбилее  уңаеннан үткән атнада Казанда зур чара булды. Анда бездән Елена Васяйчева һәм озак еллар район архивы белән җитәкчелек иткән хезмәт ветераны Галина Советникова катнаштылар.

–Тантанада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов архивчылар эшенә уңай бәя бирде. “Үткәнен оныткан халык киләчәктә күп нәрсәне югалта. Халыкның мирасын саклап, архивчылар дәүләт әһәмиятенә ия эш башкара”, диде ул һәм республикада архив тармагына аерым игътибар бирелүен билгеләп үтте. Дөрестән дә, бу игътибар һәм кайгыртуны без тоеп торабыз,–ди Елена Владимировна.

Әлеге сүзләр нигезсез түгел. Район архивын күңелле яңалыклар көтә. Республика дәүләт программасы буенча архив яңа “өйле” булырга тора. Яңа елдан элекке санэпидстанция бинасы архив өчен үзгәртеп корылачак. Моның өчен казнадан 9 миллион сум акча бүлеп бирелә. Елена Васяйчева әйтүенчә, заманча стандартларга туры китереп эшләнәсе бина киләсе ел азагына файдалануга тапшырылыр дип күздә тотыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев