Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: ау кагыйдәләрен бозучыларга сунарчылык хокукыннан мәхрүм итү яный

​​​​​​​15 сентябрьдән бирле көзге-кышкы ау чоры  бара. Аучы-сунарчылар бу вакытта җәнлекләр дөньясы объектларын саклау кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәргә тиешләр.

 

“Әлеге хакта без һәрдаим искәртеп торабыз,–ди Биологик ресурслар буенча ТР дәүләт комитетының районара бүлеге җитәкчесе Андрей Ерусланов. –Әмма бу таләпләрне үтәмәүчеләр, күрәләтә закон бозучылар  да бар.

Ауга рөхсәте булмаган килеш җәнлек атарга чыгучылар да очрый икән. Җитди бозуларның тагын берсе – автомототранспорт белән, шулай ук  яктырту приборлары кулланып сунарчылык итү. Ә бит ауга транспорт чаралары белән чыгу катгый тыела. Чын аучы җәнлекне машина белән куарга түгел, җәяүләп эзеннән барып ауларга тиеш.

Андрей Ерусланов әйтүенчә, узган ел районда бер хәсрәт аучы әнә шулай автомобиль белән җәнлек куып атып алырга маташкан өчен ике елга ау хокукыннан мәхрүм ителгән. Ул мәнсез бәндә әле үз гомерен дә куркыныч астына куйган – саксызлык аркасында бармагын атып яралаган.

Законсыз ау кораллар  белән эш итүчеләрне дә аучылар берлегенә  тап төшерүче намуссыз бәндәләр дип атарга була. Алар табигатькә әйтеп бетергесез зур зыян китерәләр. Әйтик, электр кармаклары  белән балык тотучылар берничә килограмм табыш өчен елгадагы күпме балыкны һәм маймычларны һәлак итәләр бит!

–Мондый гамәлләр сунарчылык өчен хурлык санала,–ди Андрей Ерусланов. – Узган ел ау кагыйдәләрен бозган өчен 12 кеше административ җаваплылыкка тартылган иде. Быел  “Аеруча саклана торган табигать биләмәләре турында” Федераль законына һәм кайбер башка закон актларына үзгәрешләр кертелде. Ау таләпләрен бозган өчен җәза чаралары кырысланды. Хәзер мондый бозулар өчен административ чаралар белән беррәттән җинаять җаваплылыгы да каралган. Кагыйдәләрне санга сукмаучыларга зур штрафлар, шулай ук берничә елга ау хокукыннан мәхрүм итү яный.

Хайваннар дөньясына зыян салучы закон бозучыларны ачыклау максатында районда полиция хезмәткәрләре белән берлектә даими рейдлар үткәрелә. Табигать – уртак байлыгыбыз. Тиешле кагыйдәләрне үтәмичә аңа хилафлык китерергә беркемнең дә хакы юк.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев