Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: аукционда балалар һәм педагогларның кул эшләре сатылды

Балалар иҗат йортында түгәрәкләрдә шөгыльләнүчеләрнең хезмәт җимешләре аукционда сатылды.

Аукцион “Эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә катнашкан җитәкчеләр арасында үткәрелде. Аны бик оста итеп педагог Ильяс  Идиятуллин алып барды. Сатуга балаларның һәм өстәмә белем бирү педагогларының кул эшләнмәләре куелган иде. Бәйләгән башмакларны, кулдан тегелгән битлекләрне, куна тактасы, тукмак, уклау, төрле агачлардан ясалган тәлинкәләрне, мунча эскәмияләрен, картиналарны, топиарий, уенчыкларны бик теләп сатып алдылар.

Балалар иҗат йорты җитәкчесе Әнисә Гайфуллина әйтүенчә, аукционда 14 мең сумлык әйбер сатылган. Бу акча “Оста куллар” түгәрәкләрендә шөгыльләнү өчен материаллар сатып алуга тотылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев