Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне белән

Район җитәкчелеге һәм шәхсән үз исемемнән сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез—Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне белән тәбрик итәм.

Хөрмәтле авыл эшчәннәре! Кадерле ветераннарыбыз!

Бу-көнне төнгә ялгап кыр һәм фермаларда хезмәт куйган, икмәк, яшелчәләр үстергән, табыннарыбызны ит, сөт, башка азык- төлек белән тәэмин итеп торган барлык авыл уңганнарының уртак бәйрәме.

Районыбыз бүген авыл хуҗалыгында күркәм уңышлары белән горурлана ала. Басуларда елның елында мул уңыш үстерелә, ит, сөт кебек терлекчелек продукциясе җитештерү буенча да әлкилеләр республикада алдынгы урыннарда. Авыл хуҗалыгы тармагы елдан-ел үсә, яңарыш кичерә. Кырларда хәзер иң заманча куәтле техника эшли, мегафермалар һәм терлекчелек комплексларында меңәрләгән баш мал асрала.

Авылны үстерүгә, аның икьтисадын ныгытуга, продукция җитештерүне арттыруга юнәлтелгән дәүләт ярдәменнән дә киң файдаланабыз. Бездә бүген эш башлаучы фермерларга,шәхси хуҗалыгында терлек-туар, кош-корт асраучыларга, авыл хуҗалыгының яшь белгечләренә булышуга йөз тоткан программалар уңышлы эшләп тора, җирләрнең уңдырышлылыгын саклау, терлекләрнең токымын яхшырту буенча эш алып барыла.

Шулай да авыл хуҗалыгы алдына куелган барлык бурычларны уңышлы хәл итүдә төп көч—ул сез, хөрмәтле игенчеләр, механизаторлар, терлекчеләр, белгечләр һәм җитәкчеләр! Намуслы тырыш хезмәтегез, үз эшегезгә бирелгәнлегегез, авылга тугры калуыгыз өчен рәхмәт сезгә!

Бәйрәм белән котлап,үзегезгә һәм якыннарыгызга нык сәламәтлек, күтәренке кәеф, җиңелләрдән булмаган хезмәтегездә уңышлар телим. Йорт- җиребездә, ил-көнебездә иминлек, бәрәкәт хөкем сөрсен,киләсе еллар да авыл хуҗалыгы өчен хәерле,уңышлы килсен!

 

Александр Никошин,

Муниципаль район башлыгы, район советы рәисе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев