Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы авыл клубы хезмәткәрләре такмаклар сөйләде

Халык авыз иҗатында такмаклар һәрвакыт мөһим роль уйнаган: көйгә салынган шигырьләрдә авыл хәлләре дә, гыйшкы-мәхәббәт темасы да, әхлакъ-тәрбия мәсьәләләре дә күтәрелгән.

 Илдәге сәяси вәзгытьне дә игътибарсыз калдырмаганнар такмакчылар – башлыкларның эш-гамәлләренә үз бәясен биргән.  Әле ничек кенә! Кайбер такмакларны тыңлагач, ихтыярсыздан кызарып та куясың – бәя, кем әйтмешли, үтеңне  сытарлык!

 

ФОТОРЕПОРТАЖ

 

Кызганыч, такмак-такмазалар акрынлап үткәндә генә кала шул. Әмма фольклорның бәхасез бу өлешен һичшиксез саклап калырга кирәк. Моны яхшы аңлап, безнең мәдәният хезмәткәрләре “Мария әбинең 400 такмагы” дигән проекты белән республика конкурсында катнашканнар һәм грант отып алганнар.

Ни өчен Мария әби һәм нәкъ 400 такмак, дисезме? Бу сорауга проект авторы Гөлнара Габидуллина болай дип җавап бирде:

–Базарлы Матакта яшәүче Мария Ивановна Борисова (аңа 80 яшь инде) озак еллар буе үзе белгән-ишеткән такмакларны дәфтәргә теркәп барган. Шулай итеп 400 такмак туплаган ул. Аларны безгә дә күрсәтте. Шушы дәфтәр белән танышып чыккач, конкурска шундый исем белән проект әзерләү, тора-бара үзебездә такмаза бәйгесе үткәрү фикере туды.

Әйтелдеме, эшлисе генә кала! Авыл клубы хезмәткәрләренә такмаклар өйрәнеп, чыгышлар әзерләргә кушыла. Язып алынган такмакларны туплап альбом төзергә тәкъдим итәләр. Һәм, әйбәтләп әзерләнгәч, узган атнаның җомгасында район мәдәният йортында такмаклар бәйгесе үткәрәләр.

Бик күңелле булып чыкты әлеге бәйге, кызганыч, тамашачылар гына юк, мәдәният хезмәткәрләре үзләре бер-берсен хуплап кул чаптылар. Нишлисең, пандемия таләбе...

Такмаклар өч телдә яңгырады: татарча такмакларны русча частушкалар алыштырды, чуаш такмаклары яңгырады. Гади генә, әмма шунда ук хәтердә кала торган көйгә җырланган такмаклар тыңлап тамашачылар әле кычкырып көлде, әле шаулатып кул чаптылар.

Район мәдәният йорты каршында эшләп килүче “Алькеевские перезвоны”, “Сөмбел” ансамбльләре, Иске Тахталы клубының “Капель”, Чуаш Борнаеннан “Телей”, Иске Матак мәдәният йортыннан “Ромашка”, Югары Әлкидән “Йолдызчык” ансамбльләре, Ташбилге, Иске Салман, Салман, Урта һәм Түбән Әлки клублары үзешчәннәренең “Шатлык” җыелма ансамбле, Әхмәттән “Резеда-Эльвира” дуэты башкаруында такмаклар бөтенләй яңача яңгырады.

Такмакларны ялгыз гына җырлаучылар да булды. Борискино клубы директоры Анастасия Дмитриева оста такмакчы икән. Аның коллегасы, Садиково авыл клубы мөдире Любовь Королева да кызык такмаклар әйтеп тамашачының кәефен тагын да күтәреп җибәрде. Әмма иң остасы район мәдәният йорты хезмәткәре Любовь Борисова икән: ул үзе биеп-тыпырдап, бөтен йөзе белән елмаеп-көлеп сиптерде генә такмакларны!

Демидовка авылының атаклы “Рябинушка” ансамбле шулай ук сынатмады – көлкеле дә, төрткеле дә частушкаларны аяклар тыпырдарлык дәртле итеп башкардылар җырчы үзешчәннәр. “Мизгел” һәм “Мирас” ансамбльләренең чыгышларын да яраттык.

Конкурста  катнашу өчен дип түгел, күңеле тартканга гына килгән такмакчы да бар иде бу кичәдә. Ул – Базарлы Матакта яшәүче Зоя Петровна Советникова. Сәхнәгә һич тартынмый гына күтәрелде дә, гармунчы Марс Ибраһимовка кушылып, әллә никадәр көлкеле такмак җырлап бирде. Гөрләтеп кул чаптылар аңа. Ахырдан сәхнәгә чакырып бүләк тә бирделәр, рәхмәт тә әйттеләр. Шундый күңелле конкурска нәтиҗә ясавы ансат булмагандыр составында район мәдәният йорты художество җитәкчесе Людмила Емельшина, район музыка мәктәбе директоры Алсу Сутягина һәм методист Гөлнара Габидуллина булган жюри әгъзаларына. Озак киңәшләште алар.

Соңыннан мәдәният йорты методисты Гөлнара Габидуллина фойеда җәелдерелгән кул эшләре күргәзмәсе турында әйтеп үтте.

–Һәр клубта, һәр авыл мәдәният йортында диярлек оста куллар түгәрәкләре бар, аларда төрле һөнәрләр белгән бәйләүче-тегүчеләр, курчак ясаучылар, кәрзин үрүчеләр һәм башка уңганнар сәләтләрен үстерә. Ә сез бу эшнең оештыручылары. Халыкларыбыз казанышы булган һөнәрләрне саклауга зур өлеш кертәсез, рәхмәт сезгә!-диде ул һәм Югары Әлки, Түбән Колчурино, Югары Кәчи, Чуаш Кичүе клубларына дипломнар тапшырды. Башка клубларны да төрле номинацияләр буенча телгә алып мактады методист. Ә район мәдәният йорты хезмәткәрләре Сөембикә Хәмитовага гран-при тапшырды.

Соңыннан без аның белән конкурсның асылы турында сөйләшеп алдык.

–Такмакларда безнең якта яшәүче төп өч милләт вәкилләре – рус, татар һәм чуашларның сөйләмнәрендә булган диалектик үзенчәлекләр саклана. Гомумән, такмак – халыкның матди булмаган кыйммәте ул. Аны сакларга һәм киләчәккә тапшырырга тиешбез. Шуларны истә тотып һәм зур җаваплылык тоеп башладык бу эшне,–дип аңлатты Гөлнара Рәшит кызы.

Аның әйтүенчә, район мәдәният хезмәткәрләренең уртак тырышлыгы белән тупланган материалны “Әлки такмаклары” җыентыгы итеп бастыру тәкъдиме дә бар.

–Безнең буын такмак әйткән заманнарны хәтерли әле. Шунлыктан бу тема безгә бик якын. Әгәр кемдер күп итеп такмак белә яисә гаиләсендә әби-бабай амәнәте итеп саклый икән, безгә тапшырсыннар иде. Аларны күчереп алыр идек,–ди ул.

Такмакларны җыю һәм саклауга үз өлешен кертергә теләүчеләр укучыларыбыз арасында да бардыр, мөгаен. Иренмәгез әле, үзегез белгәнне авылыгыз клубында эшләүчеләргә җиткерегез. “Әлки такмаклары” күбрәк булсын иде, шулай бит?!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев