Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: “Авыл укытучысы” федераль программасы районыбызда укытучылар кытлыгы проблемасын хәл итәргә булышырмы?

Яшьләр слетында районыбыздан төрле уку йортларында белем алучы егетләр-кызлар белән аларның алга планнары турында сөйләшеп киткән идек. Педагогика институтында белем алучы Базарлы Матак кызы шунда: “Авыл медикларына каралган ташламалар педагогика вузларын тәмамлаучы яшь белгечләргә дә бирелсә, мин ике дә уйламыйча районга эшкә кайтыр идем”,–диде. Һәм менә әлеге теләк тормышка ашарга тора. 2020 елдан илебездә “Авыл укытучысы” (Земский учитель) дигән программаны гамәлгә кертергә җыеналар. Моны Россия Президенты Владимир Путин үзенең Федераль Җыенга Юлламасында тәкъдим итте. Әлеге программа нигезендә авылларга һәм кече шәһәрләргә күчеп кайткан укытучыларга бер миллион сум бирү күздә тотыла. Бу яңалык районыбызда укытучылар кытлыгы проблемасын хәл итәргә булышырмы?

Шунысы да бар: әлеге программа яңа гына укуларын тәмамлаган яшь укытучыларны гына түгел, тәҗрибәле, стажлы педагогларны да авылга кайтаруны күздә тота.

 

Районыбызда бүген 20 гомумбелем учреждениесе исәпләнә. Аларның берсе – гимназия, 10 ысы урта мәктәп, 9 ы – төп мәктәп. Шулай ук структур подразделение буларак 17 башлангыч мәктәп бар. Район мәгариф идарәсе җитәкчесе Артем Савинов әйтүенчә, барлык мәктәпләрдә дә белем бирү өчен тиешле шартлар тудырылган, кабинетлар техник яктан җиһазландырылган. Балаларга 559 педагог белем бирә.

–Мәктәпләребез укытучылар белән дә тәэмин ителгән. Мөгаллимнәрнең 53 е – югары квалификация категориясенә, 267 се  беренче квалификация категориясенә ия,–ди Артем Савинов. –Әмма барлык фәннәрдән дә махсус әзерлекле белгечләр укытмый шул. Байтак укытучылар берничә фәннән белем бирә. Бигрәк тә математика, физика укытучыларына кытлык кичерәбез. Шулай ук география, чит телләр укытучылары җитешми. Алга таба мәктәпләрдә икенче чит тел, әйтик, инглиз теле белән беррәттән немец, француз телләре  укыту бурычы да куела. Район укытучыларының 40 процентка якыны пенсия алды яшендәгеләр. Бер сүз белән әйткәндә, белемле, яхшы әзерлекле укытучылар, яшь кадрлар безгә бик кирәк. Шуңа “Авыл укытучысы” федераль программасына зур өметләр баглыйбыз.

Районның баш педагогы авылга эшкә кайткан укытучыларга биреләсе бер миллион сум аларга торак проблемасын хәл итәргә зур ярдәм булыр иде дип өметләнә. Ә торак белән тәэмин итү – бүген иң катлаулы мәсьәләләрнең берсе.

Бу урында шуны да әйтеп үтәргә кирәк: күптән түгел Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова Хөкүмәт йортында узган брифингта авыл мәктәпләрендә эшләргә риза булган яшь укытучыларга 100 гә якын грант бүлеп биреләчәген хәбәр иткән. “Югары квалификацияле педагогик һәм идарәче кадрларны мәгариф өлкәсенә җәлеп итү максатыннан, республика авылларындагы гомуми белем бирү оешмаларында эшләргә теләк белдергән 35 яшькә кадәрге укытучылар һәм директорларга торак шартларын яхшырту өчен Татарстан хөкүмәте тарафыннан 100 гә якын грант бүлеп бирү күздә тотыла”,–дигән ул.

Районыбыздан бүген 40 лап егет һәм кыз педагогика вузларында белем ала. Гомумән, республикада мәгариф кадрлары әзерләү буенча максатчан эш алып барыла. Әмма уку йортларын тәмамлаучыларның яртысыннан артыгы үз профессиясе буенча эшләми икән шул. Яшь белгечләрне мәктәпләргә җәлеп итү өчен төрле кызыксындыру чаралары да күрелә югыйсә. Әйтик, 2011 елдан бирле “Безнең яңа укытучы” гранты гамәлгә ашырыла. Анда 35 яшькә кадәрге укытучылар катнаша ала.  Җиңүчеләрнең хезмәт хакына өч ел дәвамында ай саен 8620 сум акча өстәп түләнә. Кайбер фән укытучыларына әлеге өстәмә акча 10 мең сум тәшкил итә.

–Бу ел башында миңа әнисе белән бергә Түбән Әлкидән студент егет килгәннәр иде. Педагогика вузында белем алучы булачак физкультура укытучысы укуын тәмамлагач районга кайтырга тели. Яшь педагогларга нинди ташламалар каралган, дип кызыксындылар. Бер миллион  ярдәм  турындагы программа да эшли башласа, әлеге егеткә дә, тагын байтак яшь белгечләргә дә авылга кайтып урнашу өчен нык этәргеч булыр иде,–ди Артем Савинов.

Районыбызның иң зур һәм уңышлы уку йортларыннан берсе – Юхмачы урта мәктәбен дә кадрлар кытлыгы читләтеп үтмәгән. Биредә 137 бала белем ала, 27 укытучы эшли.

 

–Безгә математика укытучылары бик кирәк,–ди мәктәп директоры Петр Чулков. –Педагогларыбызның күпчелеге урта яшьтән өлкәнрәк, пенсия яшендәгеләр дә бар. Гомумән, белемле яшь кадрларны без шатланып кабул итәр идек. Мәгълүм булганча, күп мәктәпләрдә бүген укытучылар, аеруча төгәл фәннәр белгечләре җитешми. Әмма шундый проблема бар: химия, биология кебек фәннәр укытучылары өчен бер мәктәптә дәресләр саны җитәрлек җыелмый. Минемчә, бу очракта укытучының берничә янәшә авыллар мәктәпләрендә дәресләр бирүен гамәлгә кертергә була. Әйтик, белгеч Юхмачы, Түбән Кәчи, Әхмәт мәктәпләрендә укытып, тулы нагрузка дәресләр бирә алыр иде. Авыл мәктәбенә кайткан укытучы өчен бүген торак мәсьәләсе төп проблема булып тора. Сигез ел элек безнең мәктәпкә физкультура укытучысы Фәрхәт Корбанбаев кайтып эшли башлады. Сөенечкә, аның торак мәсьәләсе уңай хәл ителде. Ул авылда яшәүче  яшь гаиләләр өчен булдырылган программа нигезендә йорт салып чыкты. “Авыл укытучысы” программасын мин бик хуплыйм. Әлеге ярдәм белгечләрне, бигрәк тә яшьләрне кызыктырыр дип уйлыйм. Миллион кечкенә сумма булмаса да, аңа йорт җиткезергә ниятләүчеләргә районнан да ярдәм кирәк булыр, мөгаен. Ә инде үз торагы, әйбәт хезмәт хакы булган белгечнең авылда төпләнеп каласына ышаныч зур.

 

“Авыл укытучысы” программасы турында озак еллар Әхмәт мәктәбе директоры булып эшләгән, бүген мәгариф хезмәткәрләре профсоюзының район комитеты белән җитәкчелек итүче Рөстәм Билаловның да фикерен белештек.

­­–Сүз дә юк, мәктәпләребездә педагоглык хезмәтенә бирелгән, аның өчен вакытын да, көчен дә кызганмаган, энергиясе, энтузиазмы ташып торган белемле яшьләрне күбрәк күрәсе килә,–ди ул. – Укытучыны бетмәс-төкәнмәс кәгазь эшеннән, өстәмә эш-вазыйфалардан да азат итәсе, аңа үз фәне, укучылары белән шөгыльләнергә, белемен, квалификациясен күтәрүгә күбрәк вакыт калдырасы иде. Яңа программаның егет-кызларыбызны авыл мәктәпләренә җәлеп итәргә булышасына бик тә ышанасы килә. Әмма акча гына түгел, белгечнең үз профессиясен,  балаларны яратуы да бик мөһим дип исәплим. Ә авылда хәзер яшәү шартлары шәһәрнекеннән һич тә ким түгел. Асфальт юллар, әйбәт мәктәпләр, бөтен уңайлыклары булган өйләр, матур табигать, саф һава – рәхәтләнеп эшлә генә.

 

Базарлы Матакта туып үскән Максим Муштаков, педагогика институтын тәмамлап, биш ел элек туган мәктәбенә эшкә кайткан иде. Ул үзен бик тиз эшлекле, булдыклы, энергияле белгеч итеп танытты. Максим иртәдән кичкә кадәр балалар арасында – физкультура дәресләре бирә, секция-түгәрәкләр эшен дә алып бара. Аның җитәкчелегендә Базарлы Матак мәктәбе укучылары бадминтон буенча республика күләмендә җиңү арты җиңү  яулыйлар.

–Мин балалар белән эшләргә бик яратам. Шуңа вуз тәмамлагач мәктәпкә эшкә килергә дигән карарым нык иде. Кече Ватанны үз итү, патриотлык хисләре дә роль уйнагандыр – һич икеләнмичә үзебезнең районга кайттым. Яшь белгечнең эшләп китүендә яшәү һәм хезмәт шартлары, коллективта хезмәттәшләр белән үзара мөнәсәбәтләр дә зур роль уйный. Мин әлегә гаиләм белән әти-әниләр янында яшим. Ике балабыз бар, үз куышыбызны да бик булдырасыбыз килә. Күптән түгел яшь гаиләләр өчен программага кердек, тораклы да булырбыз дип өметләнәбез. Авылга кайткан белгечләргә миллион бирү турындагы башлангычны мин бик хуплыйм. Мин эшкә керешкәндә андый программа булса, әлеге ярдәмне торак төзү өчен тоткан булыр идем. Бу ярдәмнән файдаланучылар күбрәк булсын, авылга яшь белгечләр кайтсын әйдә. Алга планнарым ничек дисезме? Эшләргә, үзебезнең район балаларыннан чемпионнар тәрбияләргә. Ә бездә потенциалы зур булган, сәләтле малайлар-кызлар бик күп.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев