Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: Авылда яшәүчеләрнең ялы мәгънәле булсын

Россия Президенты Указы белән 2019 ел илебездә Театр елы дип игълан ителгән иде. Менә ул ел үтеп тә бара, нәтиҗәләрен чыгарыр вакыт җитте. Билгеле, ил күләмендә ниләр эшләнгәнен түгел, үз җиребездә театр елының ничек узганын, ние белән истә калганын беләсе килә. Шуңа күрә без бүген район мәдәният бүлеге җитәкчесе Рәсимә Гайфуллина белән әңгәмә корабыз.

–Рәсимә Әхәтовна, борынгылар ук инде кешегә икмәк белән беррәттән тамаша кирәк дигәннәр. Ягъни рухилыкны, мәдәниятны алга сөргәннәр. Мөгаен, тулы бер елны мәдәниятның иң “күтәренке” өлкәсенә – театр сәнгатенә багышлауның да максатлары бардыр. Сүзебезне шуннан башлыйк әле.

–Дөрес әйтәсез, кешегә тамак туйдыру өчен ризык кирәккән кебек, рухи ихтыяҗларын канәгатьләндерергә аерынкы тәгам-сәнгать кирәк. Ә театр  - сәнгатьнең иң борынгы төре ул. әлеге дә баягы сәхнә әсәрләре остасы Шекспирны искә төшерсәк, ул да бит: “Тормыш – театр, ә кешеләр – актерлар,”– дигән. Безнең халык та гомер-гомергә сәхнә тамашаларын, спектакльләр карарга яраткан. Театр халыкның җанын тәрбияли, җәмгыятьтәге тискәре күренешләрдән көлә, аларны тәнкыйтьли, күркәм якларыннан үрнәк алырга әйди. Илдә Театр елы игълан итүнең дә төбендә сәнгатьнең бу төренә игътибарны арттыру кирщклеге салынгандыр, минемчә.

–Сезнең белән килешергә генә кала... Инде килеп Театр елының безнең районда ничегрәк үтүе хакында сөйләсәгез иде.

–Без Президент Указын шатланып кабул итеп һәм үзешчән сәнгатьтә катнашучылар арасында “Театр яктылыкка, нурга илтә”, “Театр – зеркало души” дигән смотр-конкурс игълан иттек. Үзешчәннәребез бәйгедә бик теләп катнашты дисәм дә арттыру булмас. Хәтерләсәгез, авыл клубында спектакль кую элек-электән килгән хәл бит ул. Үзебез дә яшь чакта, әле мәктәптә укыганда ук катнаша идек аларда.

–Шул үзешчән спектакльләрдә уйнап, мәшһүр артист булып киткән якташларыбыз да аз түгел...

–Һавасы шундыйдырмы, суларымы, безнең Әлки районы сәхнә талантларына бай. Республика театр сәхнәләрендә йолдыз булып балкыган Әнәс Галиуллинны, Әсхәт Хисмәтне, Рузия Мотыйгуллинаны, Исламия Мәхмүтованы, Резидә Төхвәтуллинаны, яшь буын вәкиле Фәнис Кәлимуллинны искә алу да җитә. Ә легендар якташыбыз Галия Булатова татар театрының чишмә башында торучыларның берсе бит.

–Инде үз сәхнәләребезгә кайтыйк...

–Театр елы кысаларында район мәдәният йортларында биш күп пәрдәле спектакль һәм 45 спектакльдән өзек күрсәтелде тамашачыларга. Мәдәният йортлары үзешчәннәре генә түгел, китапханәләр дә Театр елын эчтәлек белән баетуга зур өлеш керттеләр – күргәзмәләр оештырдылар, укытучыларын җыеп кичәләр үткәрделәр. Хәтта район музее да читтә калмады, төрле чараларда катнашты. Ә ел тәмамланасы бу көннәрдә “Сәүдәгәр Лисенков Яңа нл бәйрәменә чакыра” дигән театральләштерелгән тамаша тәкъдим итте.

–Белүебезчә, Театр елында мәдәният тармагында эшләмәүчеләр дә читтә калмады?

–Әйе, конкурс кысаларында төрле оешма-учреждениеләр коллективлары да төрле пьесалар сайлап алып сәхнәләштереп күрсәттеләр. Бигрәк тә Базарлы Матак мәктәбе һәи гимназия, район үзәк хастаханәсе, аграр көллият филиалы хезмәткәрләре, студентлар уңышлы куелыш, оста итеп башкарылган рольләр белән шаккатырдылар.

–Рәсимә Әхәтовна, сәләт, талант әйбәт нәрсә инде ул. Әмма замана тамашачысын җәлеп итү өчен мәдәният өлкәсенең матди базасы да нык булырга тиешлеге бәхәсез. Театр елын сәбәп итеп бу өлкәдә нәрсә булса да эшләндеме?

–Эшләнде, дип әйтә алам. Соңгы елларда үзешчән сәнгатьне үстерүдә республика, район җитәкчелеге дә зур игътибар бирә. Ә бу исә күп кенә проблемаларны хәл итү юлларын ача. Районда соңгы берничә елда 10 яңа клуб төзелде, бишесенә капиталь ремонт ясалды. Яңа сәхнә киемнәре, аппаратура сатып алынды, җиһазлар кайтарылды. Үзебез дә күктән төшкәнне көтеп ятмадык – конкурсларда катнашып, 350 мең сумлык грант оттык: Бу акчалар максатчан бирелә, аларны декорацияләр ясауга, сәхнә костюмнары алуга тоттык.

–Тагын бер канатлы гыйбрәне–барысын да кадрлар хәл итә, дигәнен дә искә төшерик әле.

–Билгеле, ул өлкәдә әле хәл итәсе нәрсәләр бар, чөнки мәдәният хезмәткәрләрен әзерләү дә үзенчәлекле эш, ә укып чыкканнары шәһәрләргә дә бик кирәк. Шулай да без хезмәткәрләр белән тәэмин ителгән. Хәзерге көндә мәдәният өлкәсендә ... кеше эшли, аларның ... югары махсус белемле.

–Сүзебезне йомгаклап нәрсә әйтер идегез, Рәсимә Әхәтовна?

–Театр елын тулаем алганда уңышлы үтте дип уйлыйм. Без ел буе актив эшләдек һәм әйбәт тәҗрибә тупладык. Быел башлаганнарны киләсе елда дәвам итәчәкбез, чөнки әлкилеләр бездән тамаша көтә, ял сәгатьләрен күңелле, файдалы итеп үткәрергә өметләнә. Ә без мәдәният хезмәткәрләре, Театр елы тәмамланса да, бу өлкәгә игътибар кимемәс, дигән өметтә калабыз.

 

 

Музейда экскурсияләр, кызыклы кичәләр

Әлки ягы күп кенә күренекле шәһесләрнең туган җире ул. алар арасында гомерләрен тулысы белән театрга багышлаганнары да бар. Сәнгатьнең бу төренә хезмәт иткән якташларыбыз турында күбрәк белергә теләгән һәркем С. Лисенков исемендәге музейга килеп, аларга багышланган экспозицияләрне карый ала.

Музейның “Якташлар залы”нда Яңа Чаллыда туып үскән нәфис сүз остасы, сәхнә ветераны, 1954 елда Татарстанның атказанган  артисты исеменә лаек булган Әзәл Бәдретдин улы Яһудинга багышланган экспозиция бар. Ул 1935-1950 елларда Г.Камал исемендәге Татар Дәүлүт академия театрында эшли, Шекспирның “Король Лир” спектаклендә Шамакай, Гогольнең “Ревизор”ында Бобчинский. Мирсәет Әмирнең “Тормыш җыры”нда Басыйр рольләрен иҗат итә. Аннары 1968 елга чаклы Татар Дәүләт филармониясенең нәфис сүз остасы буларак концертларда чыгыш ясый. Музейда Әзәл Яһудинның фоторәсемнәре, ул кулдан күчереп язган китаплар битләре саклана.

Чыгышы белән Карамалыдан булган Фатыйх Сәйфи-Казанлы – драматург, күп пьесалар, “Ике татар классигы турында” дигән китап авторы. Музейдагы экспозициядә аның һәм әсәрләре буенча куелган спектакльләрдән фоторәсемнәрне күрергә була.

Камал театрында 39 ел эшләгән, әйдәп баручы артистка булган Галия Булатова да безнең якташыбыз – Югары Әлки кызы. Ул сәхнәдә тудырган образлар театр сәнгате фондының олы байлыгы булып торалар. Ә музейда Галия Булатованың фоторәсемнәреннән тыш берничә күлмәге дә бар.

Тагын бер күренекле сәхнә остазыбыз Исламия Мәхмүтованы әлкилеләр аеруча ярата, хөрмәт итә, музейга килгәч, аңа багышланган экспозицияне зур кызыксыну белән карыйлар. Анда шулай ук татарстанның халык артисткасының сәхнә киемнәрен, күпсанлы фотоларны күреп була.

Исламия ханымның сеңелесе, шулай ук республиканың халык, Россиянең атказанган артисткасы Рузия Мотыгуллина белән бәйле экспонатлар да бар. Болар – фоторәсемнәр, аңа бирелгән Мактау кәгазьләре, афишалар...

Әлкидә туып үсеп, гомерләрен татар сәнгатен үстерүгә багышлаган Әсхәт Хисмәтовның, Әнәс Галиуллинның, Резидә Төхвәтуллинаның, яшь, әмма инде танылып өлгергән артист Фәнис Кәлимуллинның фоторәсемнәре, шәхси әйберләре музейның театр сәнгатенә багышланган өлешен бай һәм кызыклы итәләр.

Беренче карашка, Театр елы кысаларында эшчәнлек дигәч, музей заллары буйлап экскурсияләр уздыруны гына әйтергә була кебек. Әмма музей хезмәткәрләре моның белән генә чикләнмәде: ел башында ук “Сәүдәгәр Лисенковта Яңа ел”, “Сәүдәгәр Лисенковта Раштуа кич утырулары” дигән бәйрәмнәр үткәреп, аларга әти-әниләре, дәү әниләре белән балаларны чакырдылар. Бик күңелле булды – бәйрәмнең тарихы турында сөйләде алар, кунаклар белән бергәләп җырладылар, биеделәр.

Язгы каникулларда “Театр атнасы” темасына экскурсияләр оештырды музей хезмәткәрләре һәм спектакльләрдән өзекләр күрсәттеләр. Ноябрьдә мәктәп укучылары өчен “Нәфис сүз осталары” дигән экскурсияләр үткәрелде, “Могҗизалар дөньясы ул – театр” дип аталган күргәзмә дә эшләп торды. Кыскасы, Театр елын үткәрүгә С.Лисенков исемендәге музейның зур булмаган коллективы сизелерлек өлеш кертте.

 

 

 

Кинода...спектакль күрсәтәләр

Кино+замана кешесе тормышында мөһим урын алып тора. Ул зур экранда күрсәтелгән фильм вакыйгаларын үзең аша үткәреп, рәхәтләнеп ял итү мөмкинлеге бирә. Әгәр уйлап карасаң театр һәм кино арасында охшашлык та бар бит – экранда, сәхнәдәге кебек үк, кеше һәм аның кичерешләре, тормышы чагылдырыла, ә тамашачы аның өчен әле сөенеп, әле көенеп утыра.

2019 – Театр елын уздыруда халыкка кино хезмәте күрсәтүчеләр дә кушылды. Ә 6 октябрьдә республикада тиңе булмаган проект – “Кино+Театр” дигән акция башланды. Аны “Татаркино” учреждениесе Г.Камал исемндәге Татар Дәүләт академия театры үткәрә. Шушы акция барышында театрның инде репертуардан төшеп калган, әмма тамашачыга әлегә кадәр кызыклы булган спектакльләр зур экранда күрсәтелде.

Бу спектакльләр – Татарстанның милли казанышы, алар өлкән буын хәтерендә сакланып кына калмыйча, яшь тамашачыга да мәгълүм булырга тиеш. Хәзерге вакытта “Колос” кинотеатрында “Курчак туе”, “Җан кисәгем” дигән спектакльләр язмаларын карарга була. Әмма репертуар моның белән генә чикләнми. Г. Камал исемендәге театр репертуарында булган барлык спктакльләрнең исемлеге бар, тамашачы теләген истә тотып, Әлки киноучреждениесе аларга заказ бирә һәм күрсәтә ала. “Шунысы да уңай: кинотеатрның афишасында булмаган фильмнарны да карарга мөмкин бит, бары алданрак хәбәр итү генә кирәк. Без коллективларга, гаиләләре, туганнары белән килүчеләргә һәрчак шат, рәхәтләнеп кино карау, ял итү өчен барлык шартларны да тудырырга әзербез”,–ди Әлки киноучреждениесе җитәкчесе Гөлгенә Җәббарова.

...Әле берничә ел элек кенә тамашачы кинотеатрга йөрүдән, зур экранда фильм караудан тәмам бизде, дигән фикер яшәп килә иде. Әмма соңгы вакытта вәзгыять үзгәрде: бу елның 11 аенда “Колос” кинотеатрында 1705 кино сеансы булып, 166 фильм күрсәтелгән, аларны 7648 тамашачы караган. Кино хезмәте күрсәтүдән 438 мең 830 сум акча да кергән. Билгеле, болар барысы да кинотеатрның уңайлы, аппаратураның сыйфатлы, ә репертуарның бай булуы белән бәйле. Фильмнар 2D, 3D форматта күрсәтелә. Кинотеатр һәркөнне 3-6 сеанс үткәрергә әзер, ул ял көннәрендә дә эшли. Учреждение хезмәткәрләре өлкәннәр һәм балалар өчен фильмнарны авылларга, мәктәпләргә барып та күрсәтәләр. Әгәр шулай дәвам итсә, кинотеатрга йөрү гадәте тормышыбызга әйләнеп кайтачак, дигән ышаныч бар.

 

 

Сәхнәдәге тамаша әдәби әсәрдән башлана

Әгәр төптән уйлап карасаң, китапханә белән театр арасында уртаклык табарга була бит! Бердән, алар икесе дә мәдәният учреждениеләре. Икенчедән, эшчәнлекләре нигезендә әдәби әсәр – роман һәм әкиятләр, пьеса һәм либретто һ.б. ята бит. Кешеләр бу учреждениеләргә я китап укып, я шушы китап буенча куелган спектакль карап ләззәт алу өчен килә.

Менә театр елын да район китапханәләре актив катнашып үткәрәләр. Алар үзләре өчен фатыйха итеп татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов фикерен сайлаганнар. Ул: “Театр сәнгатен рус һәм татар телләренең рухи байлыгын һәм матурлыгын ачып салу өчен файдаланырга кирәк”,–дигән иде.

Китапханәчеләр үз мөмкинлекләреннән чыгып, укучыларын театр сәнгатенә җәлеп итәргә тырышалар. Алар төрле әсәрләрдән өзекләрне сәхнәләштереп күрсәтү, нәфис сүз, конкурслар, викториналар, сәнгать дөньясына виртуаль сәяхәт кебек эш алымнарын кулланалар.

–Без Театр елына багышлап 22 чара үткрдек, аларда 200 кеше катнашты. Барлык филиалларда “Бөтен тормыш –театр ул”, “Россиядә театр  елы”, “Кече Третьяковка” кебек тамашаларга күргәзмәләр оештырдык. Аларны китапханәгә килүчеләр кызыксынып карады,–ди җирлекара үзәк китапханә директоры Татьяна Петухова.

Инде килеп авыл китапханәләре, ягъни филиаллар эшчәнлегенә күз салыйк. Монда кызыклы эш алымнары аз түгел, аларны тәҗрибә итеп кулланырлык. Әйтик, Иске Салман, Иске Әнҗерә, Чиябаш китапханәләре Халыкара Театр көненә авыл яшьләрен, укучыларны үзләренә чакырып, “Театр яктылыкка, нурга илтә”, “Сәхнә йолдызлары – Әлки егет-кызлары” дигән күргәзмәләр буенча экскурсияләр үткәргәннәр һәм кунакларына күренекле драматурглар, режисер һәм артистлар хакында сөйләгәннәр.

Түбән Әлки авыл китапханәсе мәктәпкә барып укучылар өчен “Г.Камал – театр сәнгатенә нигез салучы” дигән дәрес үткәргән. Иске Салман китапханәчесе шулай ук мәктәптә рус композиторы Модест Мусоргский иҗаты хакында музыкаль сәгать оештырган.

Алпар, Салман, Иске Чаллы китапханәләре хезмәтәрләре өлкәнрәк укучыларын җыеп, “Театр тарихы” хакында әңгәмә оештырганнар. Шуның өстенә алар Г.Камалның “Беренче театр” спектаклен бергәләп караганнар, бөек драматург һәм язучылар Шекспир, Пушкин, Булгаков, Камал, Гыйззәт, Тинчурин әсәрләре белән танышканнар. Китапханәчеләр исә спектакль кую өчен нигез булган әсәрләрне ешрак, дип киңәш биргәннәр.

Бик кызыклы чара Борискино авыл китапханәсендә үткән: олыларны театрга чакырабыз” дигән викторинада катнаштырганнар. Башта китап укучылар Россия һәм чит ил театрлары хакындагы китаплар күргәзмәсен караганнар, аннары сәхнә йолдызлары язмышлары турында тыңлаганнар.

Иске Әнҗерә авыл китапханәсенең укучы балалар белән “Без театрга барабыз” дигән әдәп дәресе (үзеңне театрда ничек тотарга кирәклеген белеп калганнар укучылар), Әхмәт китапханәсенең балалар бакчасында “Ялкау кыз”, Чуаш Кичүе китапханәсенең “Кызыл башмак” әкиятләрен күрсәтүләре дә кызык булган. Һәм шуңа охшаш чаралар район китапханә филиалларында күп үткәрелгән.

–22 апрель үзәк китапханә өчен бик мөһим көн булды, чөнки бу көнне “Библиотөн 2019” дигән бөтенроссия акциясенә катнашып, “Театр пәрдәсен ача” дигән чара үткәрдек. Анда гимназиянең сигезенче сыйныф укучылары катнашты. Бу кич алар өчен театр дөньясына сәяхәткә әйләнде. Китапханәчеләр укучыларга театрның барлыкка килү тарихы, театр белән бәйле һөнәрләр турында сөйләделәр. Милли – тарихи бүлектә “Татарстан театрлары буенча” виртуаль сәяхәт итте укучылар. Алар читтән торып Г. Камал исемендәге театрда һәм “Әкият” курчак театрында “булдылар”.

“Библиотөн” озак дәвам итте: абәнементта укучылар “Әдәбият дөньясы”на чумдылар. Алар китапханәче апаларыннан рус әдәбиятының дөньяда иң бай һәм әдәбиятларның берсе булуы хакында ишеттеләр, күргәзмәләр карадылар. Ә уку залында актер һөнәренең нигезләре белән таныштылар,–дип “Библиотөн”не ничек үткәрүләрен искә төшерә Татьяна Петухова.

Шулай итеп, районда Театр елын үткәрүгә үзәк китапханә һәм аның филиаллары хезмәткәрләре үз өлешләрен керткән дип әйтә алабыз. Һәм шактый саллы булган. Чынлап та, классик белән бәхәсләшеп, театр кием элгечтән түгел, әдәби әсәрдән башлана, дип әйтерлек булган.

 

Саннар һәм фактлар

*Районда 51 мәдәният учреждениесе эшли. Аларның 30 ы – авыл мәдәният йортлары, шул исәптән берсе – район мәдәният йорты, 19 ы – авыл клублары. Соңгылары исәбенә 2 автоклуб керә.

*Клуб һәм мәдәният йортларында 175 хезмәткәр эшли, аларның 75е – мәдәният белгечләре, 13 белгеч югары, 40 белгеч махсус урта белемгә ия.

*Әлкилеләргә 36 китапханә, 2 музей, 1 кино учреждениесе һәм 1 балаларга өстәмә белем бирү учреждениесе хезмәт күрсәтә.

*2019 елда мәдәният учреждениеләре барлыгы 10536 күңел ачу чарасы үткәргәннәр, аларның 2215е балаларга адресланган.

*Районда 187 клуб оешмалары бар, аларга 1774 кеше йөри. Боларның 49ында 14 яшькәчә 478 бала шөгыльләнә.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев