Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: Авылларда иректә йөрүче этләр нык артты

Һәр авыл җыенында диярлек халык сукбай этләрдән зарлана.

 Кызганыч,  урамнарда өер-өер йөргән иясез этләрдән зыян күрүчеләр дә бар. 
“Эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә район башлыгы Александр Никошин әлеге проблеманы янә күтәрде. Узган атнада бөтен республиканы тетрәндергән хәл булды. Зеленодольск районының Осиново бистәсендә 11 яшьлек малайга сукбай этләр ерткычларча ташланып, аның аркасын, башын каты җәрәхәтлиләр. Сабый авыр хәлдә республика балалар клиник хастаханәсенә озатыла, аңа берничә операция ясала. Хәзер баланың хәлендә алга китеш күзәтелә. Әмма аның психикасына салынган җәрәхәт  тиз генә төзәлерме?
Сукбай этләрдән почта хезмәткәрләре күпме җәфа чигә. Балаларны урамга чыгару куркыныч була башлады, дип зарланучы ата-аналар байтак. Узган ел Базарлы Матакта мәктәп яшенә җитеп килүче малайны балалар уен мәйданчыгында эт тешләгән иде. Сабыйга берничә операция булды. Сөенечкә, ул терелеп аякка басты.
Этләр урамнарны да пычрата – чүп савытларын актарып, андагы калдыкларны тирә-юньгә чәчәләр.
Ә бит авыл урамнарында  йөргән этләрнең күбесенең ияләре бар. Халыкка Акбай һәм Сарбайларын үз йортларында, бәйдә тоту зарурлыгын аңлату зарур, диде район башлыгы. Кешеләргә куркыныч тудыручы этен иректә йөрткән өчен аның хуҗасына административ җаваплылык та каралган бит.
Этләр проблемасын Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов узган шимбәдә хөкүмәт йортында видеоконференция режимында үткән киңәшмәдә дә күтәрде. 
–Авылларда иректә йөрүче этләр нык артты. Әлеге хәлне җайга салу өчен җитди чаралар күрү зарур. Хөкүмәттән дә бу юнәлештә тиешле ярдәм булыр,–диде республика җитәкчесе.
Урамнар, парклар – җәмәгать урыннары. Анда беркемгә дә куркыныч янарга тиеш түгел. Сукбай этләр – авыл җирлекләре җитәкчеләренең дә җитди проблемасы. Безгә бу мәсьәләне бергәләп хәл итәргә кирәк,  ди район башлыгы. Бу җәһәттән әйбәт мисал да бар – Карга авылында урамда бер генә сукбай эт тә күрмәссең.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев