Әлки районы: авыр чир белән көрәшүче Айрат Вәлиев Төркия клиникасында вафат булган
.
Бу хакта аның хатыны Аида Вәлиева Инстаграм битендә хәбәр итте. Аида язганча, Айратның җәсәден илгә махсус самолет белән кайтарачаклар. “Мин әлеге оешма вәкиле белән очраштым. Иртәгә аларның офисында килешү төзеп, барлык кирәкле документларны имзаларга һәм акча түләргә кирәк булачак. Мәетне илгә кайтаруны алар тулысынча үз өсләренә алалар. Барысы да мөселман йолалары буенча башкарылачак. Мин алданрак кайтып китәм, 1-2 көннән Айратның җәсәден кайтаручы самолетны каршы алачакмын. Бу эшләрдә, шулай ук Айратны Базарлы Матактагы туган йортына кайтаруда миңа ярдәм кирәк булачак”, дип яза Аида һәм акча күчерү өчен Саклык банкы реквизитларын хәбәр итә.
Базарлы Матак егете Айрат Вәлиевнең үлеме турындагы хәбәрне кайгы хисләре белән кабул иттек. Аның әти-әнисенең, якыннарының ачы хәсрәтен ихластан уртаклашабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев