Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: Айтуган Вафинга бүген – ике “бишле”

“Алинә” универсаль спорт залы җитәкчесе Айтуган Вафинга бүген 55 яшь тулды.

Башта “Алинә” спорт комплексы, аннан “Ләйсән” йөзү бассейны белән төзелеш барышыннан башлап бүгенгә чаклы җитәкчелек итүче Айтуган Вафинны туган көне белән район башлыгы Александр Никошин котлады. Спортны үстерүдәге казанышлары өчен ул юбилярны Почет грамотасы белән бүләкләде.

Иске Чаллы авылында туып үскән Айтуган Вафин – районыбызның танылган көрәшчесе. Ул берничә мәртәбә район Сабан туйлары батыры була. Тәтештә техникумда укыганда әлеге район Сабан туенда да баш батыр кала. Егет армиядә дә спорт ротасында хезмәт иткән.

Айтуган күп еллардан бирле авылларда, районда, чит төбәкләрдә узган Сабан туйларында милли көрәш бәйгеләрен хөкем итеп килә. “Алинә” һәм “Ләйсән” спорт объектларының уңышлы эшләвендә дә аның хезмәте, тырышлыгы бик зур. Ул иганәчеләр табып төрле спорт ярышлары оештыра, яшьләр белән эшләүгә зур әһәмият бирә.

Язмыш куйган ике “бишле” – аның хезмәтенә дә югары бәя.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев