Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: бабасы Афанасий Миронов салган эздән бүген аның оныгы Сергей атлый

1966 елдан 1978 елга чаклы Базарлы Матак подстанциясендә электрик-монтер булып эшләгән Афанасий Миронов легендар шәхес.

 Ул Базарлы Матакта 1926 елда туган. Яше тулуга армиягә алынганлыктан, аңа Бөек Ватан сугышында катнашырга туры килә – 1944 елның декабрендә фронтка китә егет һәм япон армиясенә каршы сугышларда катнаша. Солдат өенә 1951 елда гына әйләнеп кайткан.
Гомеренең 12 елын Афанасий Степанович Чистай электр челтәрләренең Базарлы Матак подстанциясендә эшләп үткәрә. Авылларны, фермаларны, район үзәге учреждениеләрен электрлаштыруда катнаша. Бер эштән дә курыкмый ветеран. Сәламәтлеге какшап, подстанциядән киткәч тә ике катлы өйләр котельняларында электрик-сантехник булып 19 ел эшли әле ул. Шулай итеп электрик һөнәрен 31 ел тырышып, җиренә җиткереп башкара. Һәм хезмәтенә мәхәббәтне улы Владимирга тапшыра ала.
Владимир Миронов, ничек кенә теләсә дә, тиз генә подстанциягә урнаша алмый әле: армиядән кайткан егетне биредә бик яшькә саныйлар. Ниһаять, 1983 елның гыйнварында, электрик булып эшләп китә. Тәҗрибә туплый-туплый, белем эсти-эсти 38 ел эшли ул шунда, оператив бригаданың 5 нче разрядлы электрик-монтеры дәрәҗәсенә җитә.
Владимир Афанасьевич Мироновның исеме “Челтәр компаниясе” җәмгыятенең Хезмәт даны китабына кертелгән.
Инде әтисе эзләреннән атларга чират улы Сергейга җитә. 
Сергей Владимирович, баштан ук үзенең нинди һөнәр сайлаячагын белеп, мәктәпне бетергәч, турыдан-туры Ульяновскидагы техникумга кереп, электромеханикка укып чыга. Армиядә хезмәт итеп кайткач, әтисе янына – Әлки электр челтәрләренә эшкә урнаша. Владимир – оператив-диспетчерлык төркемендә кизү торучы электрик-монтер.
Менә шулай кайчандыр бабасы Афанасий Степанович салган эздән бүген аның оныгы Сергей атлый. Янәшәсендә һәрчак киңәше белән ярдәм итәргә әзер әтисе булу яшь кешегә ышаныч өсти.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев