Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы балалар музыка мәктәбе 50 еллык юбилее алдыннан зур бүләкләргә ия булган

Балалар музыка мәктәбен бу җәйдә 16 укучы тәмамлаган. Аларның чыгарылышы гаять истәлекле чорга туры килде – районда балалар музыка мәктәбе ачылуга быел 50 ел тула.

Мәгълүм эпидемиология вәзгыяте аркасында, быелгы чыгарылыш укучыларын мәктәптән тантаналы чаралар оештырып озата алмадылар. Әмма малайлар-кызларның берсе дә игътибарсыз калмады – педагоглар аларның һәркайсын өйләренә барып котладылар һәм музыка мәктәбен тәмамлау турында таныклыклар тапшырдылар. Һәр балага мәктәп турында истәлек булырлык кыйммәтле бүләкләр дә әзерләгәннәр.

Балаларга музыка серләрен төшендерүче, аларның табигатьтән бирелгән сәләтләрен үстереп, төрле уен коралларында уйнау осталыгына өйрәтүче уку йорты августта ярты гасырлык юбилеен билгеләп үтә. Мәктәп “туган көн бүләкләрен” ала башлаган да инде. Республика Мәдәният министрлыгының төрле программалары буенча бирегә музыка уен кораллары, җиһазлар, оештыру техникасы кайтарыла.  Заманча җиһазлар, интерактив такта, проектор, цифрлы рояль һәм пианино, синтезаторлар, баяннар, акустик һәм электр гитаралары, микрофоннар, халык уен кораллары һ.б. алганнар инде.

–Бик күп уен коралларына баедык. Арада хәтта Италиядә кулдан эшләнгән тальян гармунга кадәр бар. Тиздән аккордеоннар, балалайкалар, концерт баяны, думбралар көтәбез. Барысы 7 миллион 600 мең сумлык уен кораллары кайтачак,–ди музыка мәктәбе директоры Алсу Сутягина.

Мәктәпнең матди базасы ныгу балаларга музыка белеме бирү мөмкинлекләрен һәм сыйфатын да күтәрер, билгеле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев