Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы балалары Кыш бабайдан нәрсә сораган?

Район мәктәпләре укучылары арасында "Кыш бабайга хат"дигән бәйге үткәрелгән.

Балалар Кыш бабайга бик күп хатлар язганнар. Шунысы кызык, "теләкләрне үтәүче"  Бабакайга татар һәм рус телләрендә генә түгел, инглизчә ,французча, немецча да мөрәҗәгать иткәннәр.    

"Бик уйландыра, дулкынландыра торган хатлар бар. Балаларның ихлас,эчкерсез һәм акыллы фикер йөртүе сокландыра",-ди район мәгариф идарәсе методисты Рәисә Яруллина.

Чыннан да шулай. Әйтик, бер бала болай дип яза:"Мин быел бик тыңлаучан булдым, Бабакай. Синнән беләсеңме нәрсә сорар идем…Хәер, миңа берни алып килмәсәң дә була. Бик-бик бүләк кирәк булган балаларга алып кил, яме!"

Менә 10 яшьлек кызның хаты:" Синнән бүләк сорарга мин зур инде, бабай. Заказларың болай да күптер.Теләгем шул- коронавирус тизрәк бетсен, мәктәпләр бүтән карантинга ябылмасын иде. Тагын бик тә сеңелем булуын телим."

"Минем энем бик еш авырый. Аңа күп итеп сәламәтлек алып кил, Бабай. Энемә тагын бүләккә чаңгы алып килсәң иде",-дип сорый бер бала. Кыш бабайны кунакка, чаңгы-чана шуарга, туңдырма ашарга чакыручылар да бар. Хатларны төрле рәсемнәр белән бизәгәннәр, компьютер графикасы формасында эшләгәннәр.

Рәисә Яруллина әйтүенчә, хатларга оригинальлеге,кызыклы эчтәлеге, техник эшләнеше буенча бәя биреп,бәйгенең җиңүчеләре билгеләнәчәк. Ә бәлки райондашлар арасында Кыш бабай вазыйфасын вакытлыча үз өстенә алырга, сабыйларның теләкләрен үтәргә теләүчеләр табылыр?

 

Башлангыч сыйныфлар арасында “Кыш бабайга иң ихлас (доброе) хат” номинациясендә Юхмачы мәктәбеннән Маша Гарипова беренче урынны алган.

“Кыш бабайга хат-открытка” номинациясендә җиңүче – Түбән Әлки мәктәбеннән Ралина Таһирова.

“Кыш бабайга хат” номинациясендә – Юхмачы мәктәбеннән Әмилә Төхвәтуллина.

“Яңа ел аквареле” номинациясендә – Яңа Салман мәктәбеннән Динә Шәрәпова.

“Иң креатив хат” номинациясендә – Чуаш Кичүе мәктәбеннән Илья Илюхин.

“Хат-компьютер графикасы» номинациясендә – Базарлы Матак мәктәбеннән Ульяна Егорова.

Кыш бабайга чит телдә хат бәйгесе җиңүчеләре:

“Яңа ел аквареле” – Базарлы Матак урта мәктәбеннән Анастасия Казакова.

“Конвертта хат” – Базарлы Матак урта мәктәбеннән Алсу Мәхмүтова.

“Креатив хат” – Югары Әлморза мәктәбеннән Эльвина Шәяхмәтова.

“Открытка 3D” –Базарлы Матак урта мәктәбеннәе Диләрә Гарифуллина.

“Немец телендә открытка”–  Иске Матак мәктәбеннән Альвина Тихонова.

«Француз телендә открытка” – Иске Матак мәктәбеннән Ләйлә Гыйльманова.

“Татарча открытка” – Карга мәктәбеннән Камилә Зәйнуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев