Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы балалары Республика чыршысында булдылар

Республикабыз башкаласы Казанда үткәрелгән Яңа ел Чыршысыннан безнең балалар әйбәт кәеф һәм тәмле бүләкләр белән әйләнеп кайттылар. 

 
Бәйрәм Баскет-холлда үткәрелде. Анда безнең районнан 20 бала катнашты. Алар арасында төрле фәннәр буенча үткәрелгән олимпиадаларда, спорт ярышларында җиңгән укучылар, күпбалалы һәм тәрбиягә бала алган гаиләләрдә үсүче малайлар-кызлар бар. Мәсәлән, Татар Борнаеннан Елизавета Трофимова билбаулы көрәш буенча бөтенроссия ярышларында җиңүгә ирешкән. Базарлы Матактан Энҗе Идиятуллина су полосы буенча “Актай” командасының һөҗүмчесе. Хлебодаровкадан Арина Кузнецова татар теле буенча республика олимпиадасы призеры. 
“Сезнең җиңүләрегез белән горурланабыз. Барыгыз да төрлеләр, әмма сезне хезмәт сөючәнлегегез, үҗәт була белүегез, җиңүгә омтылыш кебек сыйфатлар берләштерә”,–дип билгеләп үтте республика Президенты Рөстәм Миңнеханов балаларга адресланган котлавында. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев