Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы баш автоинспекторы эш автомобильләре тәрәзәләренең нормага туры килү-килмәвен тикшерде

Район баш автоинспекторы эш автомобильләре тәрәзәләренең тонировка буенча нормага туры килү-килмәвен тикшерде.

Соңгы айларда республикада  юл-транспорт һәлакәтләренең байтагында автомобильләрнең алгы тәрәзәләренең тиешледән күбрәк караңгылатылган булуы тискәре роль уйнаган. Бу турыда шимбә көнне Хөкүмәт йортында ТР Премьер-министры  Алексей Песошин җитәкчелегендә видеоэлемтә режимында үткән конференциядә әйтелде.

Район башлыгы Александр Никошин ЮХИДИ хезмәткәрләренә җирлек башлыклары, җитәкчеләр, белгечләр йөри торган эш автомобильләре тәрәзәләренең тиешле таләпләргә туры килү-килмәвен ачыкларга кушты. Җитәкчеләр юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүдә дә үрнәк күрсәтергә тиешләр, ди район башлыгы. Пыяланы кирәгеннән артык караңгылату бит юл хәрәкәте иминлегенә тискәре йогынты ясый. Чөнки бу машина йөртүченең реакциясен акрынайта.

Бүген, 26 октябрьдә, район ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Рәис Сафин “Колос” кинотеатры каршында эш автомобильләре тәрәзәләренең нормага туры килү-килмәвен ачыклау буенча тикшерү үткәрде.  Ахырдан ул безгә үзе караган берничә дистә автомобильнең тәрәзә яктылыгы таләпләренә җавап бирүен хәбәр итте.  

Баш автоинспектор әйтүенчә, тонировка кагыйдәләрен бозу фактлары ачылган очракта закон нигезендә машина йөртүчегә карата административ материал төзелә. Беренче тапкыр бу кагыйдәне бозучыга 500 сум штраф салу каралган. Әгәр машина йөртүче билгеләнгән срокта гаебен төзәтмәсә, аны 500дән 1000 сумга кадәр штраф көтә. Автомобильнең алгы ян-як һәм алдагы пыялаларының яктылык үткәрү дәрәҗәсе 70 проценттан да ким булмаска тиеш. Бу норматив үтәлмәсә, транспорт чарасын файдалану тыела.

Районда быел тонировка кагыйдәләрен бозган 46 йөртүче административ җаваплылыкка тартылган.

Автомобиль тәрәзәләренең яктылык үткәрү дәрәҗәсен тикшерү буенча юлларда рейдлар үткәрелеп торачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев