Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы башкарма комитеты җитәкчесе билгеләнде

Бүген, 23 октябрьдә, дүртенче чакырылыш муниципаль район советының икенче утырышы булды. Аның эше белән район советы рәисе Александр Никошин җитәкчелек итте.

Утырышта республика экология һәм табигать ресурслары министры беренче урынбасары Фаяз Шакиров һәм Татарстан Дәүләт Советы депутаты Александр Чубаров катнаштылар.

Беренче итеп депутатлар район башкарма комитеты җитәкчесен билгеләү турындагы мәсьәләне карадылар.

Быел 25 сентябрьдә булган утырышта муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе вакантлы вазыйфасын биләүгә конкурс игълан итү хакында карар кабул иткән иде. Конкурс һәм аның шартлары турындагы игълан район газетасында басылып чыкты. Һәм менә бу утырышта  район советы аппараты җитәкчесе Виталий Ярославлев конкурс комиссиясе караган ике кандидатураны – Илнур Юсуповны һәм Алексей Соринны – депутатларга тәкъдим итте.

Аларга сүз бирелгәч, Алексей Сорин район башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасын биләүгә үз кандидатурасын алуы хакында әйтте.

Район советы депутаты, Югары Колчурино авыл җирлеге башлыгы Елена Краснова сүз алып, район башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасына Илнур Юсупов кандидатурасын хуплавын белдерде. “Мин Илнур Вәлиевичны күптәннән беләм. Без аның белән бер үк вакытта мәгариф системасында эшли башлаган идек. Соңгы елларда дәүләт структурасында хезмәт куйганда да төрле мәсьәләләрне бергә хәл итәргә туры килә. Илнур Юсупов компетентлы, булдыклы белгеч һәм җитәкче. Минемчә, аны яңа срокка район башкарма комитеты җитәкчесе итеп билгеләсәк, ялгышмабыз”, - диде Елена Краснова һәм депутатларны Илнур Юсупов өчен тавыш бирергә чакырды.

Район советы депутатлары ачык тавыш бирү юлы белән бертавыштан Илнур Юсуповны район башкарма комитеты җитәкчесе итеп билгеләү турында карар кылдылар.  

Илнур Юсупов үзенә ышаныч күрсәткән өчен депутатларга рәхмәт әйтте, район башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасын җиренә җиткереп башкару өчен бөтен көчен куясын белдерде.  

  • Без барыбыз бергә уртак тырышлык белән эшләгәндә генә алда торган бурычларны уңышлы хәл итә, районның барлык тармакларының үсешенә, халыкның тормышын тагын да яхшыртуга ирешә алырбыз, диде ул.

Аннан соң депутатлар район советының даими комиссияләре составын расладылар.

Бюджет, салымнар һәм финанслар буенча даими комиссия составына депутатлар Илфат Сәмигуллин, Фәнис Хаҗипов, Евгений Васяйчев, Фәргат Әкбәров, Раил Гатауллин керде. Комиссия рәисе итеп Илфат Сәмигуллин сайланды.

Законлылык, хокук тәртибе, муниципаль милек һәм җирле үзидарә мәсьәләләре буенча даими комиссия составына Рәмис Сәлахов, Рәмзил Әхмәдиев, Сергей Тихонов, Галина Самарина, Рафаэль Зәйдуллин расланды. Комиссия рәисе – Рәмис Сәлахов.

Социаль мәсьәләләр (сәламәтлек саклау, мәгариф, мәдәният, сәүдә хезмәте күрсәтү, яшьләр сәясәте) буенча комиссия әгъзалары итеп депутатлар Ләйсән Гайфуллина, Елена Краснова, Альберт Мәхмүтов, Рәис Галләмов, Азат Низамиев сайланды. Комиссия җитәкчесе – Ләйсән Гайфуллина.

Төзелеш, төзекләндерү, транспорт, коммуналь хезмәтләр, элемтә буенча даими комиссия составына депутатлар Михаил Елифанов, Әнәс Гатин, Айдар Хәлиуллин, Илһамия Әбҗәббарова, Николай Хвостов расланды. Комиссия рәисе итеп Михаил Елифанов сайланды.

Агропромышленность комплексы, җирдән файдалану һәм экология мәсьәләләре буенча комиссиягә депутатлар Әнвәр Рәхимҗанов, Ринас Сәлахов, Рәис Хәлиуллин, Рәис Гайфуллин, Фәнис Хәмитов сайланды. Комиссия җитәкчесе - Әнвәр Рәхимҗанов.

Утырышта шулай ук оештыру мәсьәләләре каралды.     

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев