Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы башлыгы Александр Никошин авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады1

Хөрмәтле авыл хезмәтчәннәре, агропро¬мышленность комплексы ветераннары! Сезне һөнәри бәйрәмегез – Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне белән чын ихластан тәбрик итәм.

Гомер-гомергә крестьян, игенче хезмәте иң кирәкле һәм авыр һөнәрләрнең берсе булган. Бу дөньяда бөтен нәрсә үзгәреп тора, ә авыл хезмәте элеккечә үк алыштыргысыз әһәмиятле булып кала. Иртә таңнан кичке караңгыга кадәр, ял вакытлары, бәйрәм көннәре белән исәпләшмичә басуда һәм фермаларда эшләп, сез табынна­рыбызны икмәк, яшелчә, ит-сөт белән тәэмин итәсез, илебезнең көчен, куәтен арттырасыз.

Районыбыз игенчеләре елның елында тот- рыклы икмәк уңышы үстереп алалар, тер­лекчелек продукциясе җитештерү буенча да әлкилеләр республикада иң яхшылар рәтендә. Бу – сезнең маңгай тире белән фидакарь хезмәт итүегез нәтиҗәсе. Туган җиргә туг­рылыклы булуыгыз, тырышлыгыгыз, чыдам­лыгыгыз, үз эшегезгә бирелгәнлегегез, аны зур җаваплылык белән башкаруыгыз өчен олы рәхмәт сезгә!

Бәйрәм белән котлап, үзегезгә һәм гаиләләрегезгә саулык-сәламәтлек, күтәренке кәеф, тормышыгызда муллык һәм бәрәкәт, эшегездә уңышлар, киләсе көнгә ныклы ышаныч белән яшәвегезне телим.

АЛЕКСАНДР НИКОШИН,

муниципаль район башлыгы, район советы рәисе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев