Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы башлыгы Александр Никошин Белем көне белән котлады

Белем көне белән әлкилеләрне муниципаль район башлыгы, район советы рәисе Александр Никошин котлады.

“Хөрмәтле педагоглар, укучылар, әти-әниләр! Белем көне белән ихлас котлаулар һәм яңа уку елы башлану белән иң изге теләкләрне кабул итегез.

1 сентябрь – беркемне дә битараф калдырмый торган иң дулкынландыргыч бәйрәмнәрнең берсе. Мәктәп еллары турындагы якты хатирәләр күңелләребездә гомер буе саклана.

Быел беренче сыйныфка баручы 186 сабый өчен бу көн аеруча истәлекле. Алар алдында бит бүген белем дөньясы ишекләре ачыла. 1 сентябрь бу балаларны яңа кызыклы дөньяга алып керсен, зирәк остазлар һәм тугры дуслар белән таныштырсын.

Районыбызда сыйфатлы белем алу өчен бөтен мөмкинлекләр бар. Мәгариф учреждениеләрендә педагоглык эшчәнлегендә өлкән буын укытучыларның профессиональ осталыгы һәм яшь белгечләрнең яңалыкка омтылышы, инициативалылыгы бергә үрелеп бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев