Әлки районы башлыгы Александр Никошин:" Бердәм Россия" халык мәнфәгатьләрен кайгыртучы партия
Әлки районы башлыгы , " Бердәм Россия" партиясенең җирле булеге секретаре Александр Никошин праймеризда Балалар иҗат йортында урнашкан санау участогында тавыш бирде . Ул сайлауга хатыны Людмила Михайловна белән килгән. Ял көне булуга карамастан район башлыгының эш графигы тыгыз .
Ул яңа гына республика программасы нигезендә ремонтлана торган куп фатирлы өйдә эшләрнең барышы белән танышып ,планерка да катнашкан.
- Буген бердәм тавыш биру көне," Бердәм Россия " нең партия өчендәге сайлавы. Мондый тавыш биру республикада яшәучеләргә Татарстан Дәуләт Советында киләсе елларда власть партиясеннән булачак,- ди Александр Никошин .Мәгьлум булганча район башлыгы Александр Федорович " Бердәм Россия " праймеризы кысаларында республикада алдан тавыш биру кандидатлары арасында Әлмәттә узган дебатларда да катнашты.Кандидатлар анда бугенге авыл , аның усеш проблемалары хакында сөйләштеләр аларны чишу юлларын тәгьдим иттеләр. -Мин " Бердәм Россия " партиясенең халык ышанычын аклыйсына ышанам Бу конкрет эшләргә нигезләнгән ышаныч. Карагыз, республикада башлыча " Бердәм Россия " тарафыннан тәгьдим ителгән кырыклап программа эшли. Аларның купчелеге авыл тормышын яхшыртуга юнәлдерелгән. Без аны узебезнең район мисалыннан чыгып та бәяли алабыз. Сентябрьдә Дәуләт Советына сайланачак " Бердәм Россия " вәкилләренең республика алдында торган бурычларны хәл итудә бөтен тырышлыкларын куеп эшлисенә ышанам ,- ди Александр Никошин .
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев