Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы башлыгы Александр Никошин егет-кызларны Яшьләр көне белән котлады

Район башлыгы Александр Никошин егет-кызларны Яшьләр көне белән котлады.

“Кадерле дуслар! Сезне Яшьләр көне – оптимистлык һәм яшьлек рухы, үз-үзеңә ышаныч һәм мөстәкыйльлек бәйрәме белән чын күңелдән тәбрик итәм. Яшьлек – һәр кеше тормышында иң матур вакыт ул. Районыбыз яшьләре дә талантлылар, эшлеклеләр, энергиялеләр. Без сезгә, кадерле егетләр һәм кызлар, зур өметләр баглыйбыз. Туган төбәгебезнең, илебезнең бүгенге һәм киләчәктәге үсеше сезнең актив тормыш позициягезгә, тәвәккәллегегезгә, тиешле карар кабул итә белүегезгә, кече Ватанны яратуыгыз һәм тугрылыгыгызга бәйле.

Сезнең һәркайсыгызга сәламәтлек, бәхет, ныклы белем алуыгызны, тормышта үз урыныгызны табуыгызны, хезмәтегездә уңыш казануыгызны, алга куйган максатларыгызга ирешүегезне телим”, диелә район башлыгы котлавында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев