Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы башлыгы Александр Никошин әлкилеләрне Халыклар бердәмлеге көне һәм Татарстан Конституциясе көне белән котлады1

Бу көннәрдә без ике истәлекле дата – бөтенроссия бәйрәме – Халыклар бердәмлеге көнен һәм Татарстан Республикасы Конституциясе көнен билгеләп үтәбез.

4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне безнең, төрле милләттән булган һәм төрле дин тоткан россиялеләрнең, тарихи язмышы да, киләчәге дә уртак бердәм халык икәнлегебезне искәртүче бәйрәм. Аның чишмә башы Россиянең күп гасырлык тарихының данлы һәм героик вакыйгаларына барып тоташа. 1612 елда бу көннәрдә төрле катлау һәм милләт кешеләре берләшеп, чит ил баскынчылары белән көрәштә үз Ватаннарының бәйсезлеген саклап калганнар. Бердәмлек һәм ватанпәрвәрлек бүген дә Россиянең иминлеге һәм алга таба үсешенең төп нигезе һәм алшарты булып торалар.

Без 6 ноябрьдә билгеләп үтә торган Татарстан Республикасы Конституциясе көне дә асылда Халыклар бердәмлеге көне белән аваздаш. Республиканың 26 ел элек кабул ителгән Төп законы татарстанлыларның хокукларының һәм ирекләренең, дәүләтчелегебезнең төп гаранты булып тора, дәүләт власте һәм җирле үзидарә органнарының тотрыклы һәм көйле  эшләвен тәэмин итә. Конституция Татарстанның күп милләтле халкының үзара теләктәшлек һәм тынычлыкка, нәтиҗәле үсеш һәм иминлеккә омтылышын чагылдыра.

Белүебезчә, Татарстан бүген – Россиянең иң уңышлы һәм алга киткән төбәкләренең берсе. Аның икътисады үсә, халыкның тормыш шартлары яхшыра, законлылык һәм хокук тәртибе ныгый, социаль тотрыклылык тәэмин ителә. Без моны үзебезнең район мисалында да яхшы күрәбез. Авылларда төзелеш тынып тормый, яңа ФАПлар, мәдәният йортлары, торак йортлар сафка баса, юллар төзелә, күп объектлар төзекләндерелә. Хезмәт һәм сугыш ветераннары турында зур кайгыртучанлык күрелә.

Шуны да онытмыйк, Конституциябез тарафыннан гарантияләнгән хокуклар һәм ирекләр гамәлдә булсын өчен һәркайсыбыз законнарны хөрмәт итәргә һәм үтәргә, җәмгыятебезнең киләчәге өчен шәхси җаваплылыгыбызны тоярга тиешбез.

Хөрмәтле әлкилеләр! Район җитәкчелеге һәм шәхсән үз исемемнән һәркайсыгызны алда торган бәйрәмнәр белән кайнар котлыйм. Барыгызга да сәламәтлек, гаиләләрегезгә иминлек, муллык, шатлыклар һәм күңел тынычлыгы, эшегездә уңышлар телим. Уртак тырышлык белән районыбызны тагын да уңышлырак, күркәм һәм бай итик!

Александр Никошин,

муниципаль район башлыгы, район советы рәисе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев